Төрки яшьләр фестивале

Төрки яшьләр фестивале

Фестиваленең максаты - Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә белән алмашу.

Төрки яшьләр фестивале программасында – берләшмәләрдә эшләү, очрашулар, күптөрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган.

ФОТОЛАР

МӘГЪЛҮМАТ

Фестивальнең оештыручылары:

Татар яшьләре көннәре

Татар яшьләре көннәре

Оештыручылар

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы
- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе,
- Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

Рәсми сайт: mc-idel.ru.

Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу.

«Максат» яшьләр фестивале

«Максат» яшьләр фестивале

I Мөселман яшьләре фестивале XVΙΙ татар яшьләре көннәре кысаларында уза. 2007 елдан башлап ул мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырыла башлады.

Бу елны фестивальга «Максат» яшьләр фестивале дип рәсми исем бирелде.

«Максат» яшьләр фестивале, Россия яшьләре өчен иң көчле проектларының берсе. Һәр елны катнашучылар саны үсә. Әлеге фестиваль яшьләр арасында популярлашкан. Шулай ук әлеге фестиваль кысасында 2011 елда  Россия мөселман яшьләре союзы төзелде.

Фестивальның максаты - Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче яшьләрне берләштерү, аларны максатчан итеп тәрбияләү, күптөрле заманча проектларны чынга ашыру, мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итү өчен үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры