Регионнар белән хезмәттәшлек

Владимир өлкәсе – Владимирск регионының көнчыгыш халыклары мәдәнияте иҗтимагый яшьләр оешмасы “Бәхет”

1. Исеме: Владимирск регионының көнчыгыш  халыклары мәдәнияте  иҗтимагый яшьләр оешмасы “Бәхет”, кыскача иҗтимагый яшьләр оешмасы “Бәхет”.
2. Девиз: “Безгә һәр кем кирәк! Безнең эш уртак!”.
3. Максатлар һәм бурычлар:
- Көнчыгыш халыклары мәдәниятенең тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү;
- Көнчыгыш халыклары мәдәнияте яшьләренең бергә туплануы, үз иҗтимагый урынын булдыру;
- Көнчыгыш халыклары мәдәнияте яшьләре һәм башка мәдәният яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм яңа дәрәҗәгә күтәрү.
4. Җитәкче: Муртазин Михаил Юрий улы

Иркутск өлкәсе - Иркутск төбәк ижтимагый оешмасы «Байкал Дулкыны» татар-башкорт яшьләр үзәге

1. Исеме: Иркутск төбәк ижтимагый оешмасы «Байкал Дулкыны» татар-башкорт яшьләр үзәге .
2. Максатлар һәм бурычлар:  Үзәкнең төп максаты: тел, мәдәният, уртак эшчәнлек һәм кызыксынулар нигезендә татар һәм башкорт яшьләрен бергә туплау, татар һәм башкорт яшьләрен милли мәдәнияткә, гореф- гадәтләргә якынайту, татар һәм башкорт яшьләрен берлек алып барган иҗтимагый һәм сәяси тормышта актив катнаштыру, татар һәм башкорт яшьләренең  уңай образын формалаштыру.
Үзәкнең бурычлары: татар телен өйрәтү, шулай ук телне, милләтне саклау буенча башка төрле чаралар уздыру; эшчәнлегебез турында мәгълүмат тарату; татар һәм башкорт яшьләренең икътисадый, социаль хокукларын яклау; татар һәм башкорт яшьләрен бергә туплауга юнәлдерелгән чаралар уздыру; мәдәни чаралар оештыру; яшьләрне рухи кыйммәтләргә якынайту; яшьләрне иҗади үстерү, хәйрия эшчәнлеге алып бару; башка регионнардагы татар һәм башкорт яшьләр оешмалары белән элемтәләр булдыру, яшьләр арасында милләтара каршылыклар тууга каршы эшчәнлек алып бару;
3. Җитәкче: Кәримов Ринат Рәшид улы;

Иркутск өлкәсе - Иркутск өлкәсенең Татар Яшьләре Бердәмлеге "Идел - Ангара"

1. Бердәмлекнең исеме (рус һәм татар телләрендә)
- Татарское молодежное объединение Иркутской области «Идель-Ангара» (при ИООО «Татаро-башкирский культурный центр», ТМО)
- Иркутск өлкəсенең Татар яшьлəре бердəмлеге «Идел-Ангара»
2. Безнең девиз – «Без берлəштерəбез! Мы объединяем!»
3. Максатлар:
- Иркутск өлкәсендәге татар яшьләрен берләштерү;
- яшьләрне милли мәдәнияткә һәм традицияләргә якынайту;
- яшьләрнең җәмгыятьттәге иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашуы;
- хәзерге заман күзаллавында татар яшьләренең уңай образын тудыру.
«Идел-Ангара» ТЯБ түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә:
- тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм баету, милли гореф-гадәтләргә таяну,татар теленең яңарышын һәм камилләшүенә ирешү;
- Руссия территориясендәге субъектларда һәм чит илләрдә эшләп килүче татар һәм татар-башкорт милли оешмалар белән дустанә багланышлар һәм хезмәттәшлек булдыру;
- яшьләрнең икътисади, социаль һәм башка хокукларын саклау;
- спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- яшьләрне иҗади яктан үстерү;
- хәйриячелек эшчәнлеген үткәрү.
4. Җитәкче (рәис) – Солтанов Наил Фазлынур улы.

Казахстан – «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең «Яшь дуслар» яшьләр канаты

1. Исем:  «Дуслык»  татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни  үзәгенең «Яшь дуслар» яшьләр канаты.
2. Девиз: Татарлар алга!!!
3. Максатлар һәм бурычлар: Татар яшьләрендә бердәм татар диаспорасына мөнәсәбәтле булу хисе формалаштыру.  Региондагы татар милли-мәдәни хәрәкәтен үстерү максаты белән, аларны татар диаспорасының һәм «Дуслык»  иҗтимагый-мәдәни үзәгенең эшчәнлегенә җәлеп итү.
4. Җитәкче: «Дуслык»  татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни  үзәгенең рәисе – Бикмөхәммәтова Р.Г., «Дуслык»  татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни  үзәге рәисенең урынбасары – Сагитова Галия Хәким кызы, «Яшь дуслар» яшьләр канаты лидеры – Илдар Сисамбаев. 

Кемерово өлкәсе - «Таң» Татар Яшьләре Җәмгыяте

1. Җәмгыят исеме:  «Таң» Татар Яшьләре
2. Девизы: Берең һәммәбәз өчен-һәммәбез берең өчен.
3. Максатыбыз: Кемерово өлкәсенең татар яшьләре арасында милли үзаңны саклау, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, дини һәм рухи гореф-гадәтләрне саклау.
4. Җитәкче: Галеев Тимур Асгат улы

Киров өлкәсе - Кировская региональная общественная организация татар "Яшьлек"

1. Исеме: Киров регионының  татар иҗтимагый оешмасы “Яшьлек”
2. Максатлар һәм бурычлар: Татар яшьләрен берләштерү, татар мәдәниятен өйрәтү  әм татар мәдәниятенә карата кызыксыну уяту.
3. Җитәкче (рәис): Шакирҗанов Руслан Ваккас улы.
4. Тарихыннан: Оешма 2008 елның 31 мартында теркәлгән.

Курган шәһәре - «Туган тел» Курган шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыяте

1. Исеме: «Туган тел» Курган шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыяте      
2. Девиз: «Татар халкының мәдәниятен торгызу һәм саклау»
3. Максатлар һәм бурычлар:
- милли гореф-гадәтләрне торгызу, яшьләрне татар милләтенә һәм мәдәниятенә якынайту;
- Курган шәһәрендә һәм өлкәдә мәдәният, яшьләр эшләре буенча алып барылган уртак сәясәт булдыруга теләктәшлек белдерү;
- Курган шәһәрендәге татар яшьләрен берләштерү;
- сәләтле һәм актив яшьләргә ярдәм итү;
- яшьләр һәм балалар эшчәнлегенең үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру;
- яшьләр һәм балаларның ял вакытларын файдалы уздыру өчен шартлар тудыру.
4. Җитәкче: Рамазанова Лутфия Борис кызы

Новосибирск шәһәре - «Алтын Йолдыз» Татар Яшьләре Клубы

1. Исеме: «Алтын Йолдыз» Татар Яшьләре Клубы
2. Максатлар һәм бурычлар: милли гореф-гадәтләрне, телне торгызу, Новосибирск яшьләрен татар милләтенә һәм мәдәниятенә якынайту. Клубның дәүләт иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итүе.
3. Җитәкче:  Галеева Рамия Шарафетдин кызы
4. Уставтан: ТЯКның төп бурычы: татар яшьләрен берләштерү, татар мәдәниятен пропагандалау, туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу. объединение и сплочение татарской молодежи, пропаганда татарской культуры, сохранение языка и традиций нашего народа. Әлеге эшләрне тормышка ашыру өчен «Алтын Йолдыз» мәдәни, ят итү, спорт һәм фәнни чаралар уздыра. ТЯК милләтара чараларда актив катнаша, Новосибирск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре комитеты, Милли мәдәниятләр йорты һәм башка дәүләт оешмалары белән актив элемтәдә тора.5. Тарихыннан: «Алтын Йолдыз» Татар Яшьләре Клубы («АЙ» ТЯК) 1997 елдан бирле эшләп килә. Ул Өлкәнең татар мәдәнияте үзәге каршында оеша.

Тольятти шәһәре - «Асыл» яшьләр оешмасы

1. Исеме: «Асыл» - Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында төзелгән оешма.
2. Девиз:
Акыл белән эшлибез,
Сабыр белән яшибез,
Ышанып алга барабыз,
Ләззәт белән торабыз.
3. Максатлар һәм бурычлар: Тольятти шәһәренең яшьләре арасында милли үзаңны яңарту, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, дини һәм рухи гореф-гадәтләрне саклау. Яшьләр өчен милли-мәдәни, сәяси мәйдан булдыру.
4. Җитәкче (рәис): Гайнанов Али.

Ульяновск өлкәсе - «Яна дулкын» татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы

1. Исеме: "Яңа Дулкын".
2. Девиз: «Мин горурланам, Татар булуыма». 
3. Оешманың төп максатлары:
- Ульяновск өлкәсендә мәдәният һәм яшьләр эшләре буенча алып барылган уртак сәясәт булдыруга теләктәшлек белдерү;
- милли гореф-гадәтләрне торгызуда, саклауда актив катнашу.
4. Җитәкче: Галеев Тимур Равил улы – «Яңа Дулкын»ның президенты

Битләр

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры