06/14/2016 - 11:07
“Милләтебез хәзинәләре” сменасы

Башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр, Камал театрында спектакль карау, иҗат остаханәләрендә төрле һөнәр серләренә төшенү, иҗади бәйгеләрдә катнашу – “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасында катнашучы балалар өчен әнә шундый чаралар оештырыла.

Тулырак: tat.tatar-inform.ru/news/2016/06/07/121727/

11/13/2015 - 11:01

Россиянең төрле төбәкләрендә татар яшьләр оешмалары белән тыгыз элемтәдә булган актив татар балаларын барлау, аларга методик булышлык күрсәтү, белемнәрен үстерү, татар милли-мәдәни автономияләр каршында татар балалары белән эшләү буенча аерым юнәлеш булдыру максатыннан, һәр елның 24-29 октябрь көннәрендә Казанда татар балалары өчен лидерлар мәктәбе уздырыла. Аны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Монда 8-11нче сыйныфларда укучы һәм үзләре яшәгән төбәкнең иҗтимагый, мәдәни тормышында актив...

11/10/2015 - 11:01

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Тулырак: http://yalkyn.com/idelem-akcharlagy-ochyshka-zer/

10/10/2015 - 16:13

II төрки яшьләр фестивале ТР Дәүләт Советында ачылды.  Фестиваль ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова катнашты. Фестивальдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул, Татарстан төрки яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә бара, дип билгеләп үте. "Безгә сезнең тәҗрибә, яшьләр сәясәтен ничек тормышка ашыруыгыз кызыклы. Һәм без тәҗрибә алмашырга әзер, чөнки яшьләр сәясәте өлкәсендә җитди казанышларыбыз бар", - диде ул сәламләү чыгышында.
Тулырак: http://tat.tatar-inform....

10/10/2015 - 01:00

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге 7-12 октябрьдә Казанның “Идел” яшьләр үзәге (Боровое Матюшино бистәсе) базасында II Төрки яшьләр фестивален оештырды.

Тулырак: http://idel-tat.ru/ii-t-rki-yashl-r-festivale-kazanda-uzachak/

10/01/2015 - 16:09

7-12 октябрь көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәге базасында II Төрки яшьләр фестивале уздырыла. Чара ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырылды.
Тулырак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/01/114161/

08/27/2015 - 16:02

26 августта "Идел" яшьләр үзәгендә XXV Татар яшьләре көннәрен ачу тантанасы булды. Ул 25-31 август аралыгында уза. Яшьләр үзәге территориясендә Россиянең 30 төбәге, шулай ук Казакъстан, Төркия һәм Австралиядән татар милләтенең 180 иң актив яшьләр лидерлары очрашты.
Тулырак: http://xn----7sbabrorvboc9a1b.xn--p1ai/yazmalar/item/506-idel-yashl

08/26/2015 - 15:10
Татар яшьләре көннәренә – 25 ел

1990 елдан бирле Татар яшьләре көннәре бер ел да калмыйча үткәрелә. Ә бит шушы гомер эчендә ил күләмендә, республикабызда вәзгыять гел үзгәреп тора: акчасызлык, бартер заманы, дефолт, кризис… Ләкин татар каны аккан, үз милләтенең киләчәге турында уйлаган егет-кызлар ут-су кичеп булса да Татар яшьләре көннәрен уздыру җаен таба. Хәзер чараның төп оештыручысы – ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, 1999 елда татар яшьләр оешмаларының һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара килешеп эшләвен булдыру максатыннан гамәлгә куелган «Идел»...

07/11/2015 - 07:30

“Татарлар килә” җыры “Милләтебез хәзинәләре” лагерының төп кыйбласын күрсәтеп торучы музыкаль әсәр. Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә сибелеп яшәүче татар балалары аны зур дулкынлану һәм шатлану хисләре белән башкара. Милли идеяләр белән сугарылган җыр татар асылын тулысынча ача.
Тулырак: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/46242.html

07/02/2015 - 13:55

3 июльдән 17 июльгә кадәр Казанның “Идел” яшьләр үзәге “Милләтебез хәзинәләре” XV профильле смена уздыра. Быел, лагерьда Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан 167 бала ял итәчәк.
Тулырак: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/10642-%E2%80%9Cmill%D...

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры