11/22/2017 - 17:06

"Иделем акчарлагы" бәйгесенең йомгаклау өлеше дәвам итә. Яшь язучыларыбыз өчен көн саен кызыклы чаралар, күренекле шәхесләр белән очрашулар уздырыла. Бүген исә алар Казан Дәүләт аграр университетының татар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев, шагыйрь Рифат Сәлах һәм язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов белән якыннан таныштылар.

11/21/2017 - 17:24

20 нче ноябрь көнне Язучылар берлеге йортында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау турын ачу тантанасы узды. Сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларына яңа сулыш өрү максатыннан әлеге бәйге 17 нче тапкыр уздырыла. Быелгы мәртәбәле жюри әгъзалары Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов яшь язучыларга хәер-фатихаларын биреп, уңышлар теләделәр. Үз чиратында, мөхтәрәм жюрига Мактау хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Йомгаклау турының ябылу тантанасы 24 нче ноябрьдә Максим Горький әдәби - мемориаль музеенда узачак.

11/13/2017 - 18:51

1. Әхмәтшина Эльвина (Норлат)
2. Рәфидә Вахитова (Казан)
3. Ленар Вәлиев (Арча р-ны)
4. Гөлгенә Вәлиева (Саба р-ны)
5. Сөмбел Вәлиева (Саба р-ны)
6. Альбина Газизова (Актаныш р-ны)
7. Индира Гайнетдинова (Яңа Шишмә р-ны)
8. Алинә Галиева (Актаныш р-ны)
9. Рәфидә Галимҗанова (Саба р-ны)
10. Ильвира Галимуллина (Балтач р-ны)
11. Лилия Галиуллина (Самара)
12. Дилә Гарипова (Балтач р-ны)
...

10/18/2017 - 10:38

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2017 елның 2-8 ноябрь көннәрендә Татар балалар лидеры мәктәбе уздыра.
Чараның төп максаты татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итүне күздә тота. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.
Оештыручылар алдында түбәндәге мәсьәләләр тора:
•    яшь лидерларны укыту, өйрәтү өчен база формалаштыру;
•    ир...

10/16/2017 - 11:31

Республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтү уңаеннан грантлар бирүдә үзгәрешләр кертелгән. Документны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган һәм ул Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.

10/13/2017 - 12:10

27 октябрьдә Уфа каласында “Татар кызы – 2017” Халыкара матурлык бәйгесе финалы уза. Финалга чыккан 12 кыз арасында Татарстан вәкиле Гөлназ Гатина да бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстан башкаласында Удмуртиядән Назлыгөл Насыйрова, Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова, Башкортстаннан Регина Равилова, Татарстаннан Гөлназ Гатина, Ульяновск өлкәсеннән Алсу Хәлимдарова , Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова, Кырымнан Адэль Сәет-Әбләева, Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова, Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова, Мәскәүдән Диана Аверина, Каз...

10/05/2017 - 10:42

                                                                                 ХӨРМӘТЛЕ УКЫТУЧЫЛАР!

Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.

10/04/2017 - 11:24

Казахстанның көнчыгышында, Иртыш елгасы буенда урнашкан Сәмәй (Семипалатинск) шәһәрендә 26-28 октябрьдә узачак Халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә Казахстан, БДБ илләре һәм ерак чит илләрдән олысы-кечесен – 3 яшьтән 84 яшькәчә төрле милләт вәкилләрен катнашырга чакыралар. 

Фестиваль унсигезенче тапкыр оештырыла.

09/29/2017 - 16:05

Тиздән 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык өлкәннәргә ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Әлеге көндә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар белән өлкәннәребезне җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.

Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Безнең буын да Сезгә карап, Сездән үрнәк алып үсте. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып...

09/26/2017 - 18:03

Яшь язучылар бәйгесе быел 17 тапкыр үткәрелә. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала.Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

1. МАКСАТ:

Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

2. БУРЫЧЛАР:

• яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру;

• иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;

• татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау.

3. ОЕШТЫРУЧЫЛАР:

• Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм с...

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры