01/25/2018 - 11:53

Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә түбәндәге исемлектә күрсәтелгән җырларга игътибар бирергә киңәш итәбез.

ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА РЕПЕРТУАРЫННАН ҖЫРЛАР:

12/29/2017 - 12:48

Татар халкының тарихына багышланган
V «Тарих эзләреннән» - «По следам истории»
Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесен уздыру турында
НИГЕЗЛӘМӘ

1. МАКСАТ
Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

2. БУРЫЧЛАР
• Россия Федерациясе регионнарындагы талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
• Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү;
• Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
• Балаларның иҗади сәнгатен үстерү...

12/22/2017 - 10:39

Татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган
«Дулкыннар» Республика бәйгесен уздыру турында
НИГЕЗЛӘМӘ

1. МАКСАТ.
Татар җырчысы Әлфия Авзалованың тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү.

2. БУРЫЧЛАР.
• Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең регионнарында яшәүче талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү.
• Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру.
• Иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту.
• Милли мәдәниятне һәм гореф...

12/01/2017 - 10:22

25-26 ноябрь көннәрендә Краснодар краеның “Болгар-К” татар җәмгыятенең яшьләр үзәге мәктәп укучылары өчен Нардуган бәйрәмен уздырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шул җәмгыять әгъзасы Илнур Нурмиев хәбәр итте.
Беренче көннән үк мәктәп укучыларын берничә сорау борчыган: “Нәрсә ул Нардуган?”, “Бу сүз нинди мәгънәгә ия?” һәм “Татар авылында без нишләячәкбез?”. Оештыручыларның сүзләренчә, Нардуган бәйрәмендә катнашкан күп кенә укучылар татар мәдәнияте, теле белән таныш булмаган яки үз милләте турында аз мәгълүмат белгән.

11/30/2017 - 14:28

Татарстан мәктәпләрендә туган тел дәресләрендә укучыларның 69 проценты – татар, 30 проценты рус телен өйрәнә. Ата-аналар үз балалары өчен шушы ике телне сайлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Ата-аналарның бер проценты үз балаларына туган тел дәресләрендә өйрәнү өчен чуаш, мари, удмурт, мордва һәм иврит телләрен сайлаган. Туган телләрне өйрәнү өчен сәгатьләр саны республика мәктәпләренең уку планнары нигезендә бүленгән. «Мисал өчен, татар мәктәпләрендә туган телне өйрәнүгә күбрәк вакыт бирелә», - дип...

11/27/2017 - 17:33

26 нчы ноябрь көнне сәгать 10.00 Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында VII Республикакүләм "Татар кызы-2018" бәйгесенә кастинг узды. Барлыгы 16 яшьтән алып 24 яшькә хәтле булган 30 катнашучы гариза биргән. Алар арасында Удмуртия республикасыннан гына түгел, Татарстаннан да бар.

11/27/2017 - 11:07

"Иделем акчарлагы" бәйгесенең йомгаклау өлеше ахырына якынлашты. Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:

Драма

II урын - Диана Камалетдинова (Аксубай р-ны)
Кызыксындыру бүләге - Лиана Хәйруллина (Ютазы р-ны)
Кызыксындыру бүләге - Алинә Галиева (Актаныш р-ны)

Балалар әдәбияты
I - Лилия Нуриева (Казан шәһәре)
II - Алинә Рәхимова (Норлат р-ны)
III - Алинә Галиева (Актаныш р-ны)

Проза

I - Алинә Галиева (Актаныш р-ны)
II - Гөлүсә Шиһапова (Чүпрәле р-ны)
III - Гөлфинә Шакирова (Тук...

11/24/2017 - 13:28

26 ноябрь көнне Самарада татар теле һәм әдәбиятыннан шәһәркүләм олимпиада узачак. Анда Самара мәктәпләрендә белем алучы 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Чараны Самара өлкәсе "Туган тел" татар җәмгыяте, аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче "Яктылык" белем бирү учреждениесе оештыра.
Олимпиаданың максаты - татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, укучыларны традицион милли мәдәнияткә тарту, аларны этнографик һәм туган якны өйрәнү эшләренә җәлеп итү, сәләтле балаларны ачыклау.
Укучылар арасында өлкә олимпиадасы һәм татар теле белән татар әдәбияты укытучылары арасындагы...

11/22/2017 - 17:06

"Иделем акчарлагы" бәйгесенең йомгаклау өлеше дәвам итә. Яшь язучыларыбыз өчен көн саен кызыклы чаралар, күренекле шәхесләр белән очрашулар уздырыла. Бүген исә алар Казан Дәүләт аграр университетының татар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев, шагыйрь Рифат Сәлах һәм язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов белән якыннан таныштылар.

11/21/2017 - 17:24

20 нче ноябрь көнне Язучылар берлеге йортында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау турын ачу тантанасы узды. Сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларына яңа сулыш өрү максатыннан әлеге бәйге 17 нче тапкыр уздырыла. Быелгы мәртәбәле жюри әгъзалары Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов яшь язучыларга хәер-фатихаларын биреп, уңышлар теләделәр. Үз чиратында, мөхтәрәм жюрига Мактау хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Йомгаклау турының ябылу тантанасы 24 нче ноябрьдә Максим Горький әдәби - мемориаль музеенда узачак.

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры