08/30/2017 - 15:24

 

Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбриклибез!
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының берлеген, дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.

Кадерле милләттәшләр,сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет, иминлек телибез. Киләчәк тормышыгызда, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

 

08/22/2017 - 15:58

Татар яшьләрен милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алышу, тәҗрибә уртаклашу ихтыяҗы Татар яшьләре көннәрен үткәрү идеясен тудыра. 1990 елдан башлап әлеге чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштереп тора.

Татар яшьләре көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Быел Татар яшьләре көннәре 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узач...

08/18/2017 - 11:09

Өч яшь татар иҗатчысы – яшь шагыйрьләр Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев, прозаик Айгөл Абдрахманова Төрки дөньяның яшь язучылары җыенында катнаша.

Төрки дөньяның яшь язучылары җыены 14-18 август көннәрендә Истанбул шәһәрендә үтә. Биредә 22 илдән яшь иҗатчылар катнаша. Халыкара чараны Төркия дәүләтенең Мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Евразия язучылар берлеге үткәрә. Җыен программасында – лекцияләр, мастер-класслар, төрки дөньяның күренекле әдәбиятчылары белән очрашулар.

08/18/2017 - 11:07

“Татар кызы” бәйгесе 25-27 август көннәрендә Актүбә шәһәрендә узачак. Аның максаты - яшьләрне борынгы бабаларыбыз мирасына тарту, таныштыру, татар кызының иң асыл сыйфатларын эзләү, аның җәмгыятьтәге ана, хатын, апа, сеңел кебек социаль статусларын үстерү, гаилә кыйммәтләрен төшендерү, милли мәдәниятнең көчен күрсәтү”, – диде ул.
Эльвира Хәбибуллина сүзләренчә, кызларны Актүбә төбәгенең мәгариф, мәдәният белгечләре, журналистлардан тыш, Казахстан, Татарстан, Россия делегатлары да бәяләчәк. Бәйге кысаларында Татарстаннан “Ак калфак” оешмасы вәкилләре белән очрашу да көтелә. 

08/17/2017 - 14:50

Быел Татар яшьләре көннәре 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак. Биредә төрле төбәкләрдән 150гә якын делегат катнашу көтелә.
Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый ое...

07/11/2017 - 19:05
Казанда "Җәйге уку" бөтенроссия акциясе старт ала. "Җәйге уку" акциясе беренче тапкыр Лепецк өлкәсендә 2016 елда уза. Быел акция россиякүләм дәрәҗә ала. Акциягә Кырым, Рязань, Воронеж, Омск, Киров, Белгород, Вологда, Псков, Самара, Тверь китапханәләре кушылган.
Акциядә катнашу шартлары бик җиңел. Моның өчен барлык теләгән кеше http://www.summer-reading.ru сайтында теркәлергә тиеш. Анда сез өч китаптан торган исемлек алачаксыз, ул очраклы рәвештә формалаштырылачак. 31 августка кадәр китапларны укырга һәм аларның һәркайсына рецензия язар...
07/07/2017 - 13:00

2017 елның 6 июль көнне Чиләбе өлкәсендә  «Татар кызы. Татар егете-2017» бәйгесенең финалы узды.Финалда 10 кыз һәм 4 егет көч сынашты.

«Татар егете- 2017» булып Салават Сурмятов билгеләнде. Без аны җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яуларга язсын, зур уңышлар телибез!

06/20/2017 - 15:37
2017 елның 7-15 август көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» икенче сменасын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Үткәрү урыны: «Волга» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино поселогы).
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
05/31/2017 - 15:11

2017 елның 1 июнь-9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы  «Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино бистәсе) үтәчәк.

«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы профильле сменада Россиянең 12 төбәгеннән 80 баланың ял итүе көтелә.

05/10/2017 - 18:50

12 майда Әстерханда Бөтенроссия Cабан туе башлана. Анда Россиянең 30 төбәгеннән татарлар җыелачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстаннан 500гә якын мәдәният һәм сәнгать эшлеклесеннән торган делегация  шушы көннәрдә юлга кузгалачак.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры