05/18/2016 - 11:36

18 май – Халыкара музейлар көне.
Мәгълүм булганча, әлеге бәйрәм Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышында игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

05/18/2016 - 11:22

Чарнаның максаты — татар гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буынны милли мәдәни кыйммәтләргә тарту
21 май көнне сәгать көндезге 1 дә Татарстанның Биектау районы Камай авылында урнашкан Иске Казан Дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей тыюлыгы “Музей ныгытмасы”нда “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленең йомгаклау концерты була. 7 ел рәттән үткәрелә торган чараның максаты — татар гореф-гадәтләрен саклап калу, балаларны, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә тарту.

05/16/2016 - 11:19

21 май көнне “Музейда төн” акциясенә ТР Сынлы сәнгать музее да кушыла. Бу көнне сәгать кичке 5 тән 10 га кадәр “XVIII–XIX гасыр рус сәнгате”, “Сынлы сәнгатьтә хатын-кыз образлары”, “XVI –XIX гасырларда көнбатыш Европа сәнгате”, “XX гасыр башы рус авангарды сәнгате”, “Карл Брюллов” күргәзмәләре буйлап экспозиция оештырылачак.

05/16/2016 - 11:11

Очрашу чараны оештыручылар - Астана шәһәренең "Дуслык" Татар мәдәни үзәге рәисе Җәннәт Низаметдинова һәм ProBooks Китап укучылар клубы җитәкчесе Алтынай Ташетованың сәламләү чыгышыннан башланды. Аннары Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән "Туган теле" җыры башкарылды.
Кичәгә килүчеләр чәкчәк белән чәй эчте, шигырьләр сөйләде. Алар татар, рус һәм казакъ телләрендә яңгырады. Шунысы игътибарга лаек: җыелучылар арасында төрле милләт, һөнәр һәм яшь вәкилләре бар иде.

05/13/2016 - 16:36

ТР Мәдәният министрлыгы “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсы үткәрә. Анда катнашуга анкета-гариза һәм фотолар 1 сентябрьгә кадәр РФ территориясендә яшәүче 18 яше тулганнардан кабул ителә.
Бәйге “Татар халкының милли бердәйлеген саклау” дәүләт программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты – татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру.
Фотолар 3 номинация буенча Ilnaz.Gazizov@tatar.r...

05/13/2016 - 12:49

18-19 июнь көннәрендә Казандагы “Смена” заманча мәдәният үзәгендә Җәйге китап фестивале була. Татарстан башкаласына Россия буенча эре һәм кече 80 нәшрият һәм китап сата торган компания вәкилләре киләчәк. Бу елда аны халыкара дәрәҗәдәге дип атарга була – чарага Польша һәм Швейцариянең мәдәният эшлеклеләре дә кушыла, дип хәбәр итә мэриянең old.kzn.ru сайты.
Җәйге китап фестивале ярминкәсендә шәһәр халкы челтәр буенча эшли торган китап кибетләренә куелмый торган сирәк китапларны сатып ала алачаклар. Катнашучыларның стендларына нәшрият бәясе белән заманча һәм классик, публицистик, фәнни,...

05/12/2016 - 13:10

Бүген, ягъни 12 майда сәгать кичке 6да Казан «Әкият» балалар үзәгендә «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән 2 пәрдәле мюзикл премьерасы була. Бу куелышта артистлар да, тамашачылар да - балалар. Мәдәни чара булудан тыш, бу мюзикл — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли татар традицияләрен саклауга юнәлтелгән проект.
Мюзиклның нигезендә «Сак-Сок» бәетенә нигезләнгән сюжет, ә спектакльгә музыканы композитор Ильяс Камал махсус язган. Әсәрдә халык зирәклеге һәм заманча музыка аһәңнәре бергә кушылган.
Куелышта катнашканнарның күбесе балалар булып, алар арасында -...

05/12/2016 - 12:14

Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә  Р.Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале ачылды. Фестиваль Ц.Пуни һәм Р.Дриго музыкасына «Эсмеральда» классик романтик балет премьерасы белән башланды.

05/09/2016 - 01:08

Кадерле дуслар! Барыгызны да Җиңү көне белән тәбрик итәбез!
Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге - тормышның үзе кебек мәңгелек.
Бөек Җиңүнең быел 71нче язын каршы алабыз. 71 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Илләребез имин, күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!

05/04/2016 - 12:28

29 апрель көнне Казан Кремленең Туп сараенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулларыннан РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен кабул итеп алган 52 кешенең 1се - язучы Нәбирә Гыйматдинова буларак танылган ТР Язучылар берлеге әгъзасы Нәбирә Бикчуровага Татарстан Республикасының халык язучысы исеме бирелде.

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры