06/20/2017 - 15:37
2017 елның 7-15 август көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» икенче сменасын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Үткәрү урыны: «Волга» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино поселогы).
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
05/31/2017 - 15:11

2017 елның 1 июнь-9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы  «Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино бистәсе) үтәчәк.

«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы профильле сменада Россиянең 12 төбәгеннән 80 баланың ял итүе көтелә.

05/10/2017 - 18:50

12 майда Әстерханда Бөтенроссия Cабан туе башлана. Анда Россиянең 30 төбәгеннән татарлар җыелачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстаннан 500гә якын мәдәният һәм сәнгать эшлеклесеннән торган делегация  шушы көннәрдә юлга кузгалачак.

05/10/2017 - 12:29

Чувашстан Республикасы Комсомол районында урнашкан Урмай авылында бишенче "Урмай зәлидә" төрки дөнья традицион мәдәниятенең халыкара фестивале үтте.

05/08/2017 - 11:18

… Җиңү иртәсе бездән ерагайган саен, аның кыйммәте тагын да арта бара. 9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Кызганыч, ветераннар саны көннән-көн сирәгәя. Исән калганнарының кадерен белсәк иде. Бүгенге бәхетле тыныч тормышта яшәвебез белән без бары аларга бурычлы. Бу бәхет үзеннән-үзе килмәгән, ул аларның көче белән тормышка ашырылган бәхет. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында...

05/04/2017 - 10:11

12-13 майда Әстерхан шәһәрендә узачак XVII Федераль Сабан туеның программасы билгеле булды.

Әстерханга Россиянең 30дан артык төбәгеннән татарлар җыелачак. Әйтергә кирәк, Татарстаннан гына да 500гә якын сәнгатькәр барачак. 12 майда бәйрәмдә катнашучы күпсанлы делегацияләр шәһәрнең Г.Тукай исемен йөрткән 74нче урта мәктәбенә һәм Тукай скверына барачак, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куячак.

05/02/2017 - 13:09

Марий Элның башкаласы Йошкар Олада 13 майда “Шома бас” II Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узачак. Марий Элның Татар мәдәнияте үзәге, республиканың Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылучы бию бәйрәменең максаты – милли музыка һәм биюләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне иҗади үсешкә этәрү.

Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә чыгышлар 7-12, 13-17 яшьлекләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк биючеләр арасында аерым, “Халык биюе”, “Халык биюен стильләштерү”, “Заманча бию”, “Эстрада биюе”, “Классик бию” кебек номинацияләрдә бәяләнәчәк.

05/02/2017 - 12:56

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе инде өченче ел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем – иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Елдан-ел аның географиясе киңәя, ә темасы үзгәреп тора, дип хәбәр итә Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы.

Быел Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган фестивальдә Удмуртиянең Можга, Кизнер, Балезино районнарыннан балалар, Ижевск шәһәренең 10 нчы һәм 6 нчы гимназия укучылары актив катнашты. Кунак буларак әдәби-музыкаль бәйрәмгә Татарстанның Минзәлә шәһәреннән Сабир Өметбаев исемендәге Т...

05/02/2017 - 11:57

Ульяновск шәһәрендә “Сембер китабы – 2016” китаплар күргәзмә-конкурсы уңаеннан Милли китап көне узды. Шушы көнне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән басылып чыккан "Сембер-Ульяновск төбәге татарлары энциклопедиясе" дә киң җәмәгатьчелек вәкилләренә тәкъдим ителде. Бу хакта Ульяновск өлкәсе “Өмет” иҗтимагый-сәяси газетасы яза.

05/02/2017 - 11:17
Ульяновск татарлары Татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итте

Ульяновск шәһәренең 17нче “Содружество” китапханәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узган. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең "Өмет" татар газетасы хәбәр итә.“Туган тел” дип аталган әлеге чарага Казаннан да кунаклар чакырулы булган. Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләр белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Россия Президенты карамагындагы Мәдәният һәм һәм сәнгать буенча совет әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис килгән. Алар җирле шагыйрьләрне, татар теле укытучыларын кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап биргән. Ренат Харис шигырьләр укы...

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры