04/27/2017 - 14:59
Хөрмәтле Марат абый Закир! Гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез. Сез һәр яктан камил һәм киңкырлы шәхес. Шуңа да сезгә тормышның тәмен белеп, яшәү сыйфатын югалтмыйча, сау-сәламәт булып, зур үрләр яулавыгызны телибез. Сезнең иҗатыгыз аша татар теленең нечкәлекләренә һәм матурлыгына өйрәнәбез. Киләчәктә дә тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Безне һәрвакыт яңа иҗат җимешләрегез белән шатландырып торыгыз.
Иң изге теләкләр белән , «Идел» яшьләр үзәге коллективы.
04/26/2017 - 16:38
21 апрель көнне Арча районы «Казан арты» тарих – этнография музеенда «Тарих эзләреннән» – «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган әлеге күргәзмәдә «Тарих эзләреннән» бәйгесендә җиңү яулаган укучыларның рәсемнәре урнаштырылган. Биредә Казан шәһәреннән, Татарстан республикасы район мәктәпләреннән, Россия Федерациясенең регионнарыннан (Мәскәү, Сарытау шәһәре), Казахстаннан милли тормышта, татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче балалар һ...
04/25/2017 - 17:50
2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар:
1) Маликова Мәдинә Габделхаковна – “Арыш тәме”китабы. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014 елда “Ихлас”ААҖ бастырылган.
2) Салихов Харис Салихович - “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 20...
04/25/2017 - 10:31
Яшь язучылар бәйгесе быел 17 тапкыр үткәрелә. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала.Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.
1. МАКСАТ:
Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.
2. БУРЫЧЛАР:
• яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру;
• иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;
• татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау.
3. ОЕШТЫРУЧЫЛАР:
• Татарста...
04/24/2017 - 11:46
Пермь өлкәсе 2017 елның иң гүзәл һәм талантлы татар кызын сайлый
25 апрельдә Пермь өлкәсендә “Татар кызы-2017” гүзәллек һәм талант конкурсы финалы узачак. Пермь өлкәсендә бу бәйге беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдә үткәрелә, дип хәбәр итә төбәкнең “Чәкчәк” татар яшьләр иҗтимагый оешмасы. Бәйге Пермь губернаторы хакимияте, Казанның “Идел” яшьләр үзәге ярдәме белән “Чәкчәк” оешмасы, өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан уздырыла.
Финал Пермьнең “Губерния” Халык иҗаты йорты сәхнәсендә булачак. Сайлап алу турын узган ун кызга иҗади бәйгедә көч сынашырга, мөселман һәм милли киемнәрдә чыгыш ясарга, аш-су осталыгын күрсәтергә туры килә...
04/17/2017 - 16:32
2017 елның 1-9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Үткәрү урыны: «Волга» яшьләр үзәге ( Баравое Матюшино поселогы).
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
04/13/2017 - 16:24

Иртәгә, ягъни 14 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Кремль урамы 2 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасының Милли музеенда «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Бәйгенең максаты – Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү, дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

Бу көн экскурсияләргә, мастер-класслар һәм рәссамнар белән очрашуларга бай булачак. Сезне татар халкының тарихына багышланган IV «Тарих эзләреннән...

04/13/2017 - 11:42
Казанда төрки халыклар мәдәниятенә багышланган конференция узачак
Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Н.Җиһанов исмендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Россиянең төпле тикшерү фонды булышлыгы белән 2017 елның 12-15 апрель көннәрендә «Үзгәреп торган дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте» дип аталган I Халыкара фәнни конференция уздырачак.
Чараның максаты – төрки халыкларның тел, фольклор, этнография, әдәбият, тарих, иҗтимагый-сәяси, иҗтимагый мәдәни үсеш мәсьәләләренә галимнәрне җәлеп итү. Конференция 13-14 апрельдә Татарстанның Мәдәният министрлыгында (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66...
04/13/2017 - 10:40
"Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре җиңүчеләре билгеле
8 апрельдә Төмәндә 2017 елның “Себер йолдызы – Звезда Сибири ” һәм “Татар егете – Джигит 2017” Х бәйгесе финалы үтте. Бу – татар яшьләре өчен бер үк сәхнәдә кызлар һәм егетләр ярыша торган беренче проект. Юбилей бәйгесендә Азалия Рамазанова (Төмән өлкәсенең Янтык авылы) һәм Рушан Кучкильдин (Курган өлкәсенең Кызылбай авылы) җиңүче дип танылды. Бу хакта Төмән өлкәсе татарлары Конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2017 ел бәйгесенең сайлап алу турында финалга 7 кыз һәм 7 егет чыккан. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән – Төмән, Курган, Свердловск өлкәләреннән, Башкортстаннан үз...
04/10/2017 - 12:16
Татар шагыйрәсе Эльвира Һади "Белла" әдәби премиясенә лаек булды
Татар шагыйрәсе Эльвира Һади рус-итальян "Белла" премиясенә лаек булды. Ул "Касание Казани" номинациясендә бүләкләнде, дип яза "Российская газета".
"Белла" премиясе ХХ гасырның танылган шагыйрәсе Белла Әхмәдуллина хөрмәтенә 2012 елда булдырылды. "Касание Казани" - әлеге әдәби бәйгедәге махсус номинация, анда Татарстан шагыйрьләре генә катнаша ала. Аннан кала, тагын 3 номинация бар - рус һәм итальян телләрендәге шигырьләр һәм заманча поэзия турындагы эссе өчен.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры