04/07/2017 - 18:46
14 апрель 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Кремль урамы 2 адресы буенча Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең «Тарих эзләреннән» җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Бу көнне сезне музей буенча экскурсия, мастер-класслар һәм рәссамнар белән очрашулар көтә.
«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсем бәйгесенең җиңүчеләре:
Кече төркем:
Ярослав Михеев (Казан)
Әмин Закиров (Балтач районы)
Мадияр Галиев (Азнакай)
Айваз Зарипов (Арча районы)
Ралинә Һадиева (Казан)
Анна Щербакова (Казан)...
04/05/2017 - 11:27
Самараның төрки халыклары язны каршылый
8 апрельдә Самараның Халыклар дуслыгы йорты, “Самара өлкәсе халыклары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы, өлкә Губернаторы хакимияте белән берлектә Нәүрүзне билгеләп үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Самара Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Евгения Хоровинникова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бәйрәм “Саумы, Нәүрүз” дип аталган театральләштерелгән күренештән башланачак.
 
Моннан тыш, бәйрәмгә килүчеләрне декоратив һәм кулланма сәнгать иҗаты күргәзмәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган спорт мәйданчыкларында төрле милли уеннар, бәйгеләр к...
04/05/2017 - 11:18
Ханты-Манси автономияле округында татар әдәбияты белән таныштылар

30 мартта “Милли әдәбият сәхифәләре” проекты кысаларында Ханты-Манси Дәүләт сәнгать музеенда “Күптөрле Югра” исемле әдәби кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Югра Ханты-Манси автономияле округында 120 дән артык милләт вәкиле яши. Әлеге халыкларның әдәбиятының һәркайсы - милли һәм дөнья әдәбияты казанышы булып санала. "Милли әдәбият сәхифәләре" н яктырту төрле халыкларның мәдәнияте һәм әдәбиятына багышланган әдәби кичәләр үткәрүне күздә тота.

04/05/2017 - 11:02
Вакытлы матбугатның төп максаты – киң катлам халык аңларлык материал язу, үзләштерү һәм укучыларның күңеленә салу, яисә пропагандалау. Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән аралашу вакытында, ул татарча чыга торган кайбер матбугат чараларының сүзләрне татарчалаштыруы яки тәрҗемә итүе белән килешмәвен билгеләп үтте.
 
04/05/2017 - 10:43
Татарстаннан 8 егет Чаллыда “Татар егете” милли проекты финалында көч сынашачак. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Сайлап алу турында егетләр “Милләтем-горурлыгым” темасына визит карточкасы әзерләде, татар халкы тарихын, мәдәниятен, сәнгатен һәм әдәбиятын белүләрен викторина сорауларына җавап биреп дәлилләде, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте.
 
Конкурсның соңгы этабына республиканың иң уңган-булган егетләре чыкты. Алар – Сарман районыннан - Айнур Корбиев һәм Вадим Кузьмин, Нурлаттан - Булат Мөлеков, Автошәһәрдән – Ринат...
04/03/2017 - 11:09
Рөстәм Миңнеханов 2017 елда халык бәйрәме Сабантуйны уздыруы турында указга имза куйган.
Казанда Сабантуй 2017 елның 15 июлендә, ә Түбән Камада- 8 июльдә узачак. Авылларда һәм район үзәкләрендә 1 һәм 2 июль булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Сабайтуйны быел Парижда да бәйрәм итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Казанда Сабайтуй 28 майда узган иде. Традицион сабан бәйрәменә Татарстан башкаласына илнең төрле төбәкләреннән берничә мең кунаклар килгән иде.
03/31/2017 - 14:35
Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсына кичә Казан Дәүләт Энергетика университетының Актлар залында йомгак ясалды. “Яз гүзәле” бәйгесе финалын һәм сәхнәгә чыккан ун татар кызының җиңүгә омтылышын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә күзәтте.
 
03/29/2017 - 18:47

3 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә булачак.

03/29/2017 - 16:17
Язның иң көтеп алынган вакыйгасы - ел саен уздырыла торган "Яз гүзәле 2017" бәйгесенең финалы 30 март 18:00 КГЭУның актлар залында узачак.«Яз Гүзәле»- ул татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, онытылган бәйрәмнәрен үстерүгә һәм туган тел дәрәҗәсен арттырырга юнәлгән матурлык бәйгесе. «Яз Гүзәле» - талантыңны,белемеңне, җитезлегеңне һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге ул.
Татар мәдәниятының күркәм бәйрәменә килми калмагыз!
Махсус кунаклар: Илгәрәй, Ильназ Бах, Ильнз Гараев, Ришат Ахмадуллин булачак.
Барыгызны да көтеп калабыз!
03/28/2017 - 13:07
24-26 март көннәрендә Әстерханда татар балалары өчен лидер мәктәбенең беренче этабы уздырылды. Аны “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте, “Идел” яшьләр үзәге һәм Әстерхан өлкәсенең Яшьләр эшләре буенча агентлыгы оештырды, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дуслык” җитәкчесе Данил Хәлморатов.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры