04/05/2017 - 11:02
Вакытлы матбугатның төп максаты – киң катлам халык аңларлык материал язу, үзләштерү һәм укучыларның күңеленә салу, яисә пропагандалау. Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән аралашу вакытында, ул татарча чыга торган кайбер матбугат чараларының сүзләрне татарчалаштыруы яки тәрҗемә итүе белән килешмәвен билгеләп үтте.
 
04/05/2017 - 10:43
Татарстаннан 8 егет Чаллыда “Татар егете” милли проекты финалында көч сынашачак. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Сайлап алу турында егетләр “Милләтем-горурлыгым” темасына визит карточкасы әзерләде, татар халкы тарихын, мәдәниятен, сәнгатен һәм әдәбиятын белүләрен викторина сорауларына җавап биреп дәлилләде, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте.
 
Конкурсның соңгы этабына республиканың иң уңган-булган егетләре чыкты. Алар – Сарман районыннан - Айнур Корбиев һәм Вадим Кузьмин, Нурлаттан - Булат Мөлеков, Автошәһәрдән – Ринат...
04/03/2017 - 11:09
Рөстәм Миңнеханов 2017 елда халык бәйрәме Сабантуйны уздыруы турында указга имза куйган.
Казанда Сабантуй 2017 елның 15 июлендә, ә Түбән Камада- 8 июльдә узачак. Авылларда һәм район үзәкләрендә 1 һәм 2 июль булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Сабайтуйны быел Парижда да бәйрәм итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Казанда Сабайтуй 28 майда узган иде. Традицион сабан бәйрәменә Татарстан башкаласына илнең төрле төбәкләреннән берничә мең кунаклар килгән иде.
03/31/2017 - 14:35
Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсына кичә Казан Дәүләт Энергетика университетының Актлар залында йомгак ясалды. “Яз гүзәле” бәйгесе финалын һәм сәхнәгә чыккан ун татар кызының җиңүгә омтылышын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә күзәтте.
 
03/29/2017 - 18:47

3 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә булачак.

03/29/2017 - 16:17
Язның иң көтеп алынган вакыйгасы - ел саен уздырыла торган "Яз гүзәле 2017" бәйгесенең финалы 30 март 18:00 КГЭУның актлар залында узачак.«Яз Гүзәле»- ул татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, онытылган бәйрәмнәрен үстерүгә һәм туган тел дәрәҗәсен арттырырга юнәлгән матурлык бәйгесе. «Яз Гүзәле» - талантыңны,белемеңне, җитезлегеңне һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге ул.
Татар мәдәниятының күркәм бәйрәменә килми калмагыз!
Махсус кунаклар: Илгәрәй, Ильназ Бах, Ильнз Гараев, Ришат Ахмадуллин булачак.
Барыгызны да көтеп калабыз!
03/28/2017 - 13:07
24-26 март көннәрендә Әстерханда татар балалары өчен лидер мәктәбенең беренче этабы уздырылды. Аны “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте, “Идел” яшьләр үзәге һәм Әстерхан өлкәсенең Яшьләр эшләре буенча агентлыгы оештырды, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дуслык” җитәкчесе Данил Хәлморатов.
03/24/2017 - 15:47

24-26 мартта Пермьда II Татар яшьләре көннәре уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручы Рөстәм Галимов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, быелгы Татар яшьләре көннәренә Уфа, Ижау, Екатеринбург, Чиләбе, Казан һәм Пермь районнарыннан 60 лап кеше җыелачак. “Узган ел чарага килүчеләр саны азрак иде. Безнең шулай җыелуыбызның максаты — үзара аралашу, танышу, тәҗрибә уртаклашу. Моннан тыш, бу татар яшьләрен милләтне, телне, мәдәниятне сакларга җәлеп итү өчен берләштерү ысулы да булып тора. Элек бездә яшьләр болай ук актив түгел иде....

03/21/2017 - 11:55

«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсем бәйгесенең җиңүчеләре:

Кече төркем

Ярослав Михеев (Казан)

Әмин Закиров (Балтач районы)

Мадияр Галиев (Азнакай)

Айваз Зарипов (Арча районы)

Ралинә Һадиева (Казан)

Анна Щербакова (Казан)

Урта төркем

Зөһра Хатыпова (Казан)

Евгения Веселова (Казан)

Диана Гвоздевская (Мәск...

03/18/2017 - 15:42
Яшьләр үсешенә эстраданың тәэсире зур, аның түбән төшүе талантлы балаларыбызга зур зыян китерә - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев шундый фикердә. “Яшьләрнең тавышлары матур, материал яхшы, әмма йолдыз булып саналган эстрада артистларына ияреп башкаручылар пәйда була башлады”, - дип борчылуын белдерде «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең жюри әгъзасы, күренекле педагог “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгенең гала-концерты башланыр алдыннан...Миңгол Галиев: “Бәйгедә 160 лап музыкаль номер бар иде. Мондый бәйгеләрдә, мөмкинлек булса, җиңүчеләрне тагын да күбрәк билгеләргә кирәк. Мин го...

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры