03/18/2017 - 11:23
“Без законнар язабыз, дәүләт программалары әзерлибез, әмма да ләкин, законнар язып та, программалар әзерләп тә, татар халкы татар телендә сөйләшми икән – димәк, безнең бөтен кылган гамәлләребез юкка чыга, без юкка эшлибез дигән сүз”, - дип, үз эшләренә катгый таләп куйды Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесендә. Ул әлеге бәйгедә үз эшенең дә нәтиҗәсен күреп, укытучыларның фидакарь хезмәтләренә дә сокланып, балаларга рәхмәтле булып утыруын әйтте.
 
03/18/2017 - 09:44
«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесендә быел Гран-прига Арча егете Таһир Кәримов лаек булды. Бәйге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатына багышланган һәм, табигый ки, бу бәйгедә иң күп катнашучы “Нәфис сүз” номинациясендә иде. Әлеге номинация буенча чыгыш ясаган 500дән артык егет һәм кыз арасында бәхет нәкъ менә Таһирга елмайды – аны халык шагыйре Разил Вәлиев үзе котлады.
 
«Дулкыннар» бәйгесенең гала-концерты Татарстан халыкларының Дуслык йортында үтте. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән...
03/16/2017 - 14:25

«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең жюри әгъзалары быел Гран-прины "Нәфис сүз" номинациясе буенча бирергә карар иткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина хәбәр итте. Бәйгенең җиңүчеләре һәм Гран-при иясе иртәгә бәйгенең гала концертында игълан ителәчәк.

03/15/2017 - 22:48

Кадерле катнашучылар! Барыгызны да әлеге җиңүегез белән котлыйбыз һәм сезне 17 март көнне Гала-концертта көтеп калабыз. Татарстан халыклары Дуслык йорты, Павлюхин урамы, 57 йорт.

«Вокал» номинациясе

Кече төркем

Вәлиев Камил (Буа)

Черникова Регина (Аксубай)

Адиятуллина Ралинә (Кайбыч)

Мөхәммәтҗанова Айсылу (Казан)

Гатауллин Рамазан (Балтач)

...

03/14/2017 - 15:59
Иртәгә Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу туры

Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

Бәйгенең Республика сайлап алу туры иртәгә, ягъни 2017 елның 15нче мартында Татарстан халыклары Дуслык йортында үтә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт). Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтән (Казан шәһәре катнашучылары 14:00 сәгатьтән) башлана.

...
03/09/2017 - 15:37
Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең "Рәсем" номинациясе нәтиҗәләре

Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең "Рәсем" номинациясенә нәтиҗә ясалды. Игътибарыгызга Гала-концертта бүләкләнәчәк җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез!

03/08/2017 - 12:08
Халыкара хатын-кызлар көне белән

Кадерле гүзәл затларыбыз, сезне бәйрәмегез – халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә бары изге теләкләр генә телибез. Һәрчак шулай тырыш, эш сөючән, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калуыгызны дәвам итегез. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен. Уңышлар һәм тагын бер кат уңышлар сезгә! Бәйрәм белән!

Кояш җылысы иңгәндер,
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз бардыр үзегездә.

Яз кояшыдай елмаеп,
Сөеп бер карасагыз,
Йөрәкләрне әсир итеп
Зиһенне чуалтасыз.

Тормышның авыр йөг...

02/27/2017 - 15:49
ИГЪТИБАР! Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу турының һәм Гала-концертның көннәре билгеле

Кадерле дуслар!

Быел Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

Бәйгенең Республика сайлап алу туры 2017 елның 15нче март көнне Татарстан халыклары Дуслык йортында үтәчәк (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт). Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтән баш...

02/21/2017 - 12:13
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.

                             Нәкый Исәнбәт

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

01/23/2017 - 15:59
Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесе

Әйе! Алайса ашык! Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенә заявкалар 15 февральгә кадәр генә кабул ителә.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республика бәйгесен уздыру турында НИГЕЗЛӘМӘ

1. МАКСАТ.
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм  милли үзаң тәрбияләү.

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры