01/23/2017 - 13:39
"Тарих эзләреннән" бәйгесе

IV «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесен уздыру турында НИГЕЗЛӘМӘ

1. МАКСАТ
Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

2. БУРЫЧЛАР

  • Россия Федерациясе регионнарындагы талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
  • Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү;
  • Иҗатта үз - үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
  • Балаларның иҗади сәнгатен үстерүгә ярдәм итү;
  • Милли мәдәниятне һәм...
01/23/2017 - 11:04
"Гыйнвар кичләре" балалар сәнгать фестивале

Казанда "Гыйнвар кичләре" XI балалар сәнгать фестивале старт алды. Аның максаты – әдәбият, сәнгать, музыка, рәсем сәнгате, хореография һәм театр сөюче балаларны берләштерү, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль кысаларында атна дәвамында Казанда биш мәдәният учреждениесендә "Алиса могҗизалар илендә" әкиятенә нигезләнгән тамашалар үтәчәк. Чараларга керү ирекле.

Фестиваль 22 гыйнварда "Казан" милли мәдәни үзәгендә "Имин җыр" концерты белә ачылып китте.

01/19/2017 - 11:11

Татар рәссамы Guzel иҗаты - чирек гасыр буена күргәзмәгә чыгарылмаган әсәрләренең тулы коллекциясе белән Бюрюссельдә танышып булачак. Россия фән һәм мәдәният үзәге залларында Гүзәл Макудинованың “Тумышым белән татар авылыннан” дип аталган күргәзмәсе бу атна башыннан килүчеләрне кабул итә, ул шимбә көнне, ягъни 21 гыйнварда рәсми ачыла.
Бельгия тамашачысыннан кала, анда Франция, Бөекбритания, Нидерланд, Германия кебек илләрдән, шулай ук Россиядән – Казаннан сәнгатьне аңлаучы һәм яратучы шәхесләр, галимнәр киләчәге билгеле. Аерым алганда, алар арасында авторның дусла...

01/12/2017 - 16:59

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итте.
Аның төп максаты – балаларга кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру.
Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша алды. Төп таләп - исем татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш.

12/30/2016 - 11:02
Яңа 2017нче ел белән, дуслар!!!

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2017нче ел белән тәбрик итәбез!

Йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын.

Сөенечле хәбәрләр, истә кала торган вакыйгалар күбрәк, көннәрегез имин һәм тыныч булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

Ихлас теләкләр белән, «Идел» яшьләр үзәге коллективы.

...
12/16/2016 - 18:41
Игьтибар! «Яңа гасыр»да - бәйге!

Игьтибар бәйге! «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә.

Аның төп максаты – балаларга  кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. 14 яшькә кадәр балаларны  кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч тапшырулар көтә.

12/14/2016 - 16:14

Уфаның татар яшьләре “Аулак” татарча квартирник кичәләрен дәвам итә. Аның чираттагысы 16 декабрьдә “Goodzone” антикафесында үтәчәк.
Уфада “Аулак” кичәсенең беренчесе ноябрь аенда узган иде. Анда талантлы яшьләргә үз шигырьләрен, җырларын башкарырга, музыка уен коралларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.
Чираттагы татарча квартирник якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышлана. Махсус кунаклар булып Кыш бабай белән Карсылу чакырыла, алар шушы кичә өчен Казаннан бүләкләр алып кайткан, дип игълан итә оештыручылар. Үткән кичәдә кебек, бу юлы да “Ачык микрофон” проекты кысаларында,...

11/24/2016 - 14:22

Бүген Казан шәһәрендә  XVI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе тәмамланды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Быел бәйгенең йомгаклау этабы 21-24 ноябрь көннәрендә үтте.
Бәйгенең максаты: сәләтле яшьләрне барлау, берләштерү, яшь   язучыларның   иҗади   мөмкинлекләрен   чынга   ашыр...

10/31/2016 - 13:59

2016 елның 26 октябреннән 15 ноябренә кадәр «Марий Эл Республикасының милли мәдәнияте яшьләр фестивале» уза.
Чараны Марий Эл Республикасы Дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе «Татар мәдәнияте Республика үзәге» оештыра. Катнашучылар арасында Марий Эл Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Марий Эл Республикасының мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгы, Марий Эл Республика халыкларының Яшьләр Ассамблеясе да бар.

10/26/2016 - 12:35

2016 елның 7 – 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге  «Татар балалар  лидеры мәктәбе» уздыра.
Чараның төп максаты булып,  Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын, татар яшьләре оешмаларында эшләүче активистларны барлау, аларга ярдәм итү, киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру. Шулай ук татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә урнашкан татар милли-мәдәни автономияләрендә татар балалары белән эшләүнең аерым бер юнәлешен булдыру планнаштырыла. Әлеге мәктәптә 15 тө...

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры