10/21/2016 - 15:50

Татар халкының тарихына багышланган
IV «Тарих эзләреннән» - «По следам истории»
Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең нигезләмәсе

     1. МАКСАТ
     Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

10/21/2016 - 15:42

Татарстанның халык шагыйре  Разил Вәлиевнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республика бәйгесен уздыру турында нигезләмә

1. МАКСАТ.
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм  милли үзаң тәрбияләү.

2. БУРЫЧЛАР.
• Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең регионнарында яшәүче талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү;
• Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
• Иҗади һәм профессиональ бәйлән...

09/14/2016 - 13:19

“Карачай” иҗтимагый фондының яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Артур Долаев III Төрки яшьләре фестивалендә илдә кешеләрне кече милләтләргә, төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә туган каршылыклар турында сөйләргә җыена. Казанда уза торган фестивальгә ул “Үсеш юлында нәрсә аша узарга кирәк?” темасына доклад әзерләгән. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.
"Безнең шагыйрьләрне акылдан язган пантюркистлар итеп атау күзәтелә"

09/14/2016 - 12:23

Кичә III Төрки яшьләр фестивалендә катнашучылар Татарстан Язучылар берлегендә шигъри фестивальдә катнашты. Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кардәшләребез шигырь, җыр-бию сәнгате осталыгын күрсәтте. Кичәгә кадәр төрки яшьләр Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм берлек президиумы белән очрашкан иде.
Шигъри кичәне алып баручы халык шагыйре Ренат Харисның шигырь юллары белән ачып җибәрде:
"Без, төркиләр, бүген шактый төрле,
Юкса бер үк ана имезде...
Ләкин туплый безне изге сөттән
Телебезгә сеңгән изгелек....

09/13/2016 - 18:05

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов төрки яшьләр оешмалары ассоциациясен булдыру кирәк дип саный. Бу фикерен ул бүген Татарстан Дәүләт Советында III Төрки яшьләр фестивале ачылышында белдерде.

09/13/2016 - 16:16

Бүген Татарстан Дәүләт Советында III Төрки яшьләр фестивале ачылды. 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге уздыра.
Фестивальгә Россия һәм чит илләрдә яшәүче төрки халыкларның 50 гә якын вәкиле җыелган. Фестиваль Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәтендә, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алмашу мөмкинлеге тудыру максаты белән ое...

09/05/2016 - 17:54

Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Быелгы фестивальгә 700 заявка килгән, конкурс программасына шуларның 60сы сайлап алынган. Бу хакта бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.
“Мөселман дөньясы киносы үзенең яңа сүзен әйтте. Соңгы арада бер-беребезгә якынаю, кешечә, ихлас әңгәмә кору, бер-беребезнең мәдәниятенең тирән күперләрен аңлау ихтыяҗы тагын да зурайды. Бу уңайдан, әлеге фестиваль кинематография ягыннан да, кешеләр мөнәсәбәтләре ягыннан да бик үзенчәлекле...

09/01/2016 - 11:45

1 сентябрь - иң беренче чиратта укучылар, студентлар, укытучылар өчен яңа уку башлану бәйрәме.
Бу бәйрәм совет чорында пәйда булган. Ул "Белем көне" буларак рәсми төстә СССР Югары Советының 1984 елның 15 июнендә кабул ителгән 373-11 нче "1 сентябрьне бөтен халык бәйрәме - Белем көне дип игълан итү турында"гы Указы нигезендә гамәлгә кертелгән, әлеге документ СССР Югары Советының 1980 елның 1 октябрендә кабул ителгән 3018-Х нче "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы Указын яңа бәйрәм көне белән тулыландырган.
Традиция буенча, бу көнне мәктәпләрдә яңа уку елын...

08/30/2016 - 10:19

Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!

1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды, нинди милл...

08/27/2016 - 11:34

Россиядә төшерелгән беренче «Понизовая вольница» фильмы җиде минут кына барган. 1919 елның 27 августында Халык комиссарлары советының (Совнарком) илдә кино хезмәтен национализацияләү турындагы декреты басыла. Шушы вакыттан барлык фото һәм кинематография сәнәгате һәм сату эше Анатолий Луначарский җитәкчелек иткән Агарту халык комиссариаты карамагына күчә. Әлеге дата Совет киносы көне, соңрак Россия киносы көне буларак билгеләп үтелә башлый.

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры