07/12/2016 - 16:00

Театр – Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә бер-берләре белән аралашу, телне үзләштерү, гореф-гадәтләрне барлау өчен иң кирәкле сәнгать төре. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова сөйләде. Ул бу көннәрдә Татар яшьләре көннәрендә катнашучы делегатларга мастер-класслар уздыра.

07/07/2016 - 11:17

Татар яшьләрен милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алышу, тәҗрибә уртаклашу ихтыяҗы Татар яшьләре көннәрен үткәрү идеясен тудыра. 1990 елдан башлап әлеге чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштереп тора.
Татар яшьләре көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.
Быел Татар яшьләре көннәре 11-17 июль көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге базасында узач...

06/23/2016 - 18:55

Латвия башкаласы Рига шәһәрендә Габдулла Тукайның 130, Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган китап нәшер ителәчәк. Мәгълүмат ике телдә - татар һәм латыш телләрендә биреләчәк. Бу хакта  “Татар-информ” корреспондентына җирле татарларның “Идел” җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов хәбәр итте.

06/17/2016 - 11:21

Бүген ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайланды. Бу вазифаны 2016-2020 нче елларда Данил Салихов башкарачак. Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган.

Санау комиссиясе рәисе Чулпан Әхмәтова сайлауларның гадел узуын, бернинди хата китмәвен әйтте. 231 кеше тавыш биргән. Данил Салихов 132 тавыш, Илфак Ибраһимов 63, Ркаил Зәйдулла 22, Рифат Сәләх 7 тавыш җыйган. 7 бюллетень бозылган дип танылган.

06/14/2016 - 11:59

Татар халкының “Идегәй” тарихи героик-эпик шигъри дастаны эстон теленә тәрҗемә ителә башлаган. Киләчәктә дастанны китап итеп бастыру планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте идарәсе вәкиле Фәүзия Һадиуллина хәбәр итте.
“Идегәй” дастанын тәрҗемә итү - Көнчыгышны өйрәнүче танылган галим, тюрколог Артур Лааст тәкъдиме. Тәрҗемә эшенә эстон шагыйре Пеетер Илус алынган.

06/14/2016 - 11:11

Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исеме бирелгән. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан тәхәллүсе белән яза.

Шагыйрәгә таныклыкны аның туган көнендә, 4 июньдә, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова тапшырган.

Лена Шакирҗанованы шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов та котлады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.

06/14/2016 - 01:00

Кичә, ягъни 13 июньдә, Казанда “Нәүрүз” IV халыкара театраль белем бирү форумы эшен башлады.
Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

05/31/2016 - 16:57

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2016 елның 1-9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре»  профильле сменасын оештыра.  Смена «Регина»  балалар сәламәтләндерү лагере базасында (Петровский бистәсе) үтәчәк.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

05/24/2016 - 16:25

26 нчы май көнне Казанда, Сабан туе татар милли бәйрәме алдыннан, “Сабан туе-2016” ярышларында катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен беренче тапкыр “Бирнә җыю” тантанасы узачак. Бу хакта ТР халыклары ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йорты порталында мәгълүмат урын алган.
Чара Казан башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә. Сабан туе алдыннан бирнә җыю традициясе борын-борынгыдан килә һәм хәзер шундый форматта торгызыла.
Тантанада катнашучылар Казан урамнары буйлап милли символика белән бизәлгән ат арбаларында йөриячәк. Хәрәкәт маршруты билгеләнгән: Мәрҗани, Татарстан, М.Сәлимҗанов, П...

05/24/2016 - 13:30

26 май көнне сәгать кичке 5 тә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында (Татарстан ур., 2) урнашкан Салих Сәйдәшев һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәме була.
Бәйрәм халыкның Салих Сәйдәшев калдырган мираска булган мәхәббәтен профессиональ музыка, хореография, әдәбият аша чагылдыруны күздә тотып үткәрелә.
Чарада Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты, “Сәйдәш” мәдәни үзәге, “Казан” милли-мәдәни үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Тат...

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры