Иркутск өлкәсе - Иркутск өлкәсенең Татар Яшьләре Бердәмлеге "Идел - Ангара"

1. Бердәмлекнең исеме (рус һәм татар телләрендә)
- Татарское молодежное объединение Иркутской области «Идель-Ангара» (при ИООО «Татаро-башкирский культурный центр», ТМО)
- Иркутск өлкəсенең Татар яшьлəре бердəмлеге «Идел-Ангара»
2. Безнең девиз – «Без берлəштерəбез! Мы объединяем!»
3. Максатлар:
- Иркутск өлкәсендәге татар яшьләрен берләштерү;
- яшьләрне милли мәдәнияткә һәм традицияләргә якынайту;
- яшьләрнең җәмгыятьттәге иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашуы;
- хәзерге заман күзаллавында татар яшьләренең уңай образын тудыру.
«Идел-Ангара» ТЯБ түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә:
- тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм баету, милли гореф-гадәтләргә таяну,татар теленең яңарышын һәм камилләшүенә ирешү;
- Руссия территориясендәге субъектларда һәм чит илләрдә эшләп килүче татар һәм татар-башкорт милли оешмалар белән дустанә багланышлар һәм хезмәттәшлек булдыру;
- яшьләрнең икътисади, социаль һәм башка хокукларын саклау;
- спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- яшьләрне иҗади яктан үстерү;
- хәйриячелек эшчәнлеген үткәрү.
4. Җитәкче (рәис) – Солтанов Наил Фазлынур улы.
5. Уставтан
Хәзерге вакытта оешма регистрация узмаган һәм ул «Татар-башкорт милли үзәге»нең (рег. 19 декабрь 1990 ел) яшьләр белән эшләүче аерым бер тармагы буларак исәпләнә.
6. Тарихыннан
2008 елда өлкәнең татар-башкорт мәдәни үзәгендә татар яшьләре клубы төзелә, соңрак әлеге клуб яшьләр үзәге булып китә. 2011 елның гыйнвар аенда яшьләр үзәге бердәмлеккә үзгәртелә һәм нихаять шушы ук елның октябрь аенда ул үзенең хәзерге төсен алып, «Идел-Ангара» исеме белән атала. 2008-2010 еллар аралыгында яшьләр үзәге өлкәнең Сабантуен, «Каз өмəсе»н оештуруда активлык күрсәтә,  региональ һәм гомумруссия конкурс-фестивальларында катнаша, үз тырышлыклары белән спортны һәм мәдәниятне үстерү буенча төрле чаралар оештыра.

7. Адреслар, элемтә өчен контактлар, рәсми сайтка сылтама:
«В Контакте»: http://vkontakte.ru/irkutskie_tatary
шәхси web-ресурс: http://www.irktatar.ru
Е-mail: irkutskie_tatary@mail.ru
8. Эшчәнлекнең юнәлеше
- төрле чаралар оештыру (масса-күләм мәдәни чаралар, яшьләр белән эшләү, балалар белән эшләү һ.б.),
- спорт буенча (спортка кагылышлы чараларда катнашу, ике футбол командасы бар),
- җыр һәм бию сәнгате (хореография һәм вокал студияләр),
- белем бирү (татар теле һәм ислам нигезләре буенча курслар),
- Массакүләм мәгълумат чаралары һәм PR,
- web-сайт.
9. Тормышка ашырылган проектлар – «Татар яшьләре бердәмлеге» (2011 ел).
10. Үсеш перспективасы
Өлкәдәге татарлар саны 23 мең (2010 ел), алар арасындагы яшьләр саны (15-30 яшьлекләр) 3-4мең, әлеге күрсәткечтән күренгәнчә, үсеш өчен перспективалар бар.
Оешманы регистрацияләү. Татарлар күмәк яши торган шәһәрләрдә һәм районнарда  бүлекчәләрне булдыру. Даими эшләүче татар теле һәм ислам нигезләре курсларын булдыру. Һәр елны уздырыла торган балалар һәм яшьләр лагерьларын оештыру. Ансамбль, татар сәнгате студиясе булдыру.
Яшьләрне халкыбыз сәнгатенә якынайту, туган телне өйрәтү, гореф-гадәтләрне торгызу, даими рәвештә милли бәйрәмнәрне уздыру. Бердәмлекнең кадрларын яңартып тору, лаеклы алмаш тәрбияләү.
11. Активистлар саны – 15-18 кеше.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры