Курган шәһәре - «Туган тел» Курган шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыяте

1. Исеме: «Туган тел» Курган шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыяте       
2. Девиз: «Татар халкының мәдәниятен торгызу һәм саклау»
3. Максатлар һәм бурычлар:
- милли гореф-гадәтләрне торгызу, яшьләрне татар милләтенә һәм мәдәниятенә якынайту;
- Курган шәһәрендә һәм өлкәдә мәдәният, яшьләр эшләре буенча алып барылган уртак сәясәт булдыруга теләктәшлек белдерү;
- Курган шәһәрендәге татар яшьләрен берләштерү;
- сәләтле һәм актив яшьләргә ярдәм итү;
- яшьләр һәм балалар эшчәнлегенең үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру;
- яшьләр һәм балаларның ял вакытларын файдалы уздыру өчен шартлар тудыру.
4. Җитәкче: Рамазанова Лутфия Борис кызы
5. Уставтан: (гомуми Нигезләмәдән)
а) «Туган тел» Курган шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыяте, (алга таба текстта Оешма), 19.05.95 елгы «Иҗтимагый бердәмлекләр» дип исемләнгән Федераль закон нигезендә барлыкка килә.
б) Оешма, халыклар арасында дуслыкны ныгытуны, милли үзаңны саклауны күздә тота. Шулай ук Курган шәһәрендә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен өйрәнә.
в) Оешма рәсми теркәлүеннән башлап аерым бер юридик зат буларак исәпләнә. Аның үз балансы,милке бар. Шулай ук ул банкларда исәп-хисап өчен счётлар ача ала, үзенең эмблемасын, рәсми мөһерен, махсус бланкларын булдыра ала.
6. Тарихыннан: Оешма 1996 елның октябрь аенда эшли башлый. Беренче рәисе – Солтанова Мәгыйрә Хәбибул кызы, 2006 елның октябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр – Рамазанова Лутфия Борис кызы.
7. Оешманың адресы: Россия, Курган өлкәсе, Курган шәһәре, Томин урамы, 112, 640000.
8. Эшчәнлекнең юнәлеше:
- халык һөнәрчелеген торгызу өчен теләктәшлек белдерү;
- закон чыгару һәм үтәү органнарында оешма әгъзаларының уй-фикерләрен, эш-гамәлләрен яклый;
- Курган шәһәрендәге иҗтимагый дәүләт оешмалары белән милли, мәдәни багланышларны үстерү буенча хезмәттәшлек итү;
- белем бирү;
- массакүләм кызыклы чараларда катнашу һ.б.
9.  Тормышка ашырылган проектлар:
- күргәзмәләр: Күргәзмә залы, өлкәнең сәнгать музее, өлкәнең туган ягын өйрәнү музее;
- архив өчен фильм «Курган шәһәрендәге татарлар тормышы»;
- «Туган тел» Курган шәһәренең татар иҗтимагый җәмгыятенә 15 ел;       
- радио-тапшыру «Туган як»;
-  «Туган тел» иҗтимагый җәмгыятенә каршында иҗади һөнәрчелек музеен булдыру;       
10.  Үсеш перспективасы: «Туган тел» оешмасы нигезендә татар теле дәресләре булдыру, Курган шәһәрендә татар гәҗитен чыгара башлау, куелган бурычларны тормышка ашыру өчен яңа актив татар яшьләрен туплау.
11.  Активистлар саны: 20-25 кеше.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры