Тольятти шәһәре - «Асыл» яшьләр оешмасы

1. Исеме: «Асыл» - Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында төзелгән оешма.
2. Девиз:
Акыл белән эшлибез,
Сабыр белән яшибез,
Ышанып алга барабыз,
Ләззәт белән торабыз.
3. Максатлар һәм бурычлар: Тольятти шәһәренең яшьләре арасында милли үзаңны яңарту, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, дини һәм рухи гореф-гадәтләрне саклау. Яшьләр өчен милли-мәдәни, сәяси мәйдан булдыру.
4. Җитәкче (рәис): Гайнанов Али.
5. Тарихыннан: «Асыл»  Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында 2008 елның 15 июлендә Камальдинов Рамил тарафыннан оештырыла. Ярты ел вакыт узгач оешма үзенең актив эшчәнлеген башлап җибәрә. Оешманың төп исемлегендә 50ләп кеше теркәлә, алар актив рәвештә төрле юнәлешкә кагылышлы чаралар уздыралар (спорт, мәдәни, дини юнәлешле чаралар).
2010 елның көзендә оешманы җитәкләүгә  Еникеева Әлфия һәм Хафиз Алсу алына, алар да яшьләр оешмасын милли-мәдәни юнәлешләрдә үстерүне дәвам иттерәләр. Җитәкчеләр тарафыннан «Асыл» оешмасының исеме «Бергә» дип үзгәртелә. Ләкин яз айларында Әлфия белән Алсуның Тольяттидан күченеп китүләре сәбәпле оешма эшләвеннән туктый.
2011 елның сентябрь аенда яшьләр оешмасының эшчәнлеген элеккеге «Асыл»  исеме белән Гайнанов Али кабаттан күтәреп җибәрә. Хәзерге вакытта Тольятти шәһәре яшьләре татар мәдәниятен торгызуга үз өлешләрен актив кертәләр. Яңа тәкъдим-фикерләр белән яшьләрне бергә туплап мәдәни чаралар уздыралар.
6. Адреслар, элемтә өчен контактлар: Тольятти шәһәре, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе
Центральный районы, Одесская урамы, 1а, Tmo.asyl@mail.ru – электрон почта, http://vk.com/tmoasyl
7. Эшчәнлекнең юнәлеше:
- Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенә һәрьяклап ярдәм итү;
- Танышу кичәләре;
- Спорт чаралары;
- Туган тел дәресләре;
- Милли мәдәнияткә кагылышлы түгәрәк өстәлләр;
- Коллектив уеннар;
- Бәйрәмнәргә театр- сәхнәлештерү әзерләү;
- Татар кинолары карау;
- Мәчетләргә йөрү;
- Мәдәният һәм тарих турында лекцияләр;
- Казанга һәм Болгарга сәяхәт;
- Бергәләшеп походларга, катокка бару, велосипедларда йөрү һ.б.;
- Халык-ара акцияләр (халык санын алу, чәк-чәк бәйрәм, мин татарча сөйләшәм һ.б.).
8. Тормышка ашырылган проектлар: Гайнанова Али оешманы җитәкли башлаганнан бирле, 2010 елның сентябрендә Шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясендә ачык ишекләр көне булып узды, Бөтенруссия бәйрәме «Чәк-чәк бәйрәм» уздырылды, Танышулар киче оештырылды, татар спектакле сәхнәләштерелде (әлеге спектакль белән активистлар Жигулевск шәһәренә бардылар). Яңа елдан соң табигатькә ялга чыгу, катокка, Тольяттида уздырылучы Раштуа узышларына  бару тормышка ашты.
9. Үсеш перспективасы: Якын арада оешманың активистлары спорт юнәлешенә кагылышлы футбол һәм волейбол түгәрәкләрен яңадан эшләтеп җибәрергә уйлыйлар,
татар теле дәресләрен булдыру, милли мәдәнияткә кагылышлы тарихи даталарга карата төрле чаралар оештыру(туган тел көне, Г.Тукайның туган көне һ.б.), айга  бер тапкыр Танышулар кичен, коллектив уеннар, татар киноларын карау, түгәрәк өстәлләр, табигатькә ялга чыгуларны оештыру.
Җәй көне оештырылачак шәһәр Сабантуена ярдәм итү, Казанга Татар яшьләре көннәренә, Мөселман яшьләре форумына бару планлаштырыла.
10. Активистлар саны: 10 кеше.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры