Ульяновск өлкәсе - «Яна дулкын» татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы

1. Исеме: "Яңа Дулкын".
2. Девиз: «Мин горурланам, Татар булуыма». 
3. Оешманың төп максатлары:
- Ульяновск өлкәсендә мәдәният һәм яшьләр эшләре буенча алып барылган уртак сәясәт булдыруга теләктәшлек белдерү;
- милли гореф-гадәтләрне торгызуда, саклауда актив катнашу.
4. Җитәкче: Галеев Тимур Равил улы – «Яңа Дулкын»ның президенты
5. Уставтан:
1.1 «Яна дулкын» Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы РФ Конституциясенә, «Иҗтимагый бердәмлекләр» дип исемләнгән Федераль законга, «Коммерцияле булмаган оешмалар» турындагы Федераль законга  нигезләнеп төзелгән.
1.2. Оешма рәсми теркәлүеннән башлап аерым бер юридик зат буларак исәпләнә.
1.3. Оешманың тулы исеме: «Яна дулкын» Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең иҗтимагый оешмасы; кыскартылган варианты: УӨТЯИО (УОТМОО) «Яна дулкын».
1.4. «Яңа дулкын» иҗтимагый оешма булып тора, шуңа күрә аның төп максаты табыш алу түгел һәм җыелган табышны да оешма әгъзалары арасында бүлү тыелган.
1.5. Оешманың эшчәнлеге әгъзалар арасындагы тигез хокукка ия булуга һәм законлы үзидарәгә нигезләнгән. Оешма эшчәнлеге һәр кеше өчен дә тигез дәрәҗәдә ачык, оешма турындагы мәгълүматлар, аның документлары шулай ук халык аудиториясенә ачык.
1.6. Оешма төрле иҗтимагый бердәмлекләр белән союзга керә ала.
1.7. Оешма рәсми теркәлүеннән башлап аерым бер юридик зат буларак исәпләнә. Аның үз милке белән идарә итәргә тулы хокукы бар. Шулай ук ул судта (хөкем эшләрен карауда) катнаша ала.
1.8. Ошма РФда һәм аннан читтә дә төрле юридик затлар белән актлар төзергә хокуклы.
1.9. Оешма рәсми теркәлүеннән башлап аерым бер юридик зат буларак исәпләнә. Аның үз балансы,милке бар. Шулай ук ул банкларда исәп-хисап өчен счётлар ача ала, махсус бланкларын булдыра ала.
1.10. Оешма рәсми теркәлгән үз эмблемасын, флагын, рәсми мөһерен булдыра ала.
1.11. Оешма, Устав нигезендә, үз эшчәнлеген Ульяновск өлкәсендә алып бара.
1.12. Оешма үзенең милке өчен җавап бирә, оешманың әгъзалары аерым җаваплылыкка ия түгел.
1.13. Оешманың адресы: Ульяновск өлкәсе, Ульяновск шәһәре,  Нариманов Пр-ы урамы, 25.
1.14. Оешманың эшчәнлеге вакыт ягыннан чикләнмәгән.
1.15. Оешма үз символикасын реклама һәм башка максатлар өчен кулланырга хокуклы, шулай ук ул башка юридик һәм физик затларга да шартнамә нигезендә андый мөмкинчелекләр бирә ала.
6. Тарихтан: «Яна дулкын» УӨТЯИО үз эшчәнлеген дүртенче ел алып бара. Оешмадагы кеше саны 500дән артык, активистларның яше 14-35яшь аралыгында. Атнаның һәр шимбәсендә, 14:30-17:00 аралыгында, Татар мәдәнияте үзәге базасында бушлай оештырылган татар теле дәресләре бирелә. Атнаның һәр шимбәсендә, 17.00-19.00 аралыгында , Нариманов пр-ы, 25 адресы буенча, оешманың активистлары җыелышы уза. Әлеге җыелышта оешманың эшчәнлеге турында сүз алып барыла. Оешма ай саен шәһәрнең төнге клубларында (РК «Пятое солнце», клуб «Мамбо», НК «Портал») «Татар-Party» татар дискотекалары оештыра. Шулай ук оешма спортка да зур игътибар бирә. Атнага өч тапкыр: сишәмбе,пәнҗешәмбе, шимбә сәгать 18:00-21:00 аралыгында мәктәптә (ДЮСШ №4, Отрадная урамы, 8а ) милли татар көрәше буенча секция эшләп килә. Шулай ук атнага ике тапкыр волейбол һәм футбол яратучылар өчен дә түгәрәк эшли (ФОК «Новое поколение», Шолмов урамы, 22).
Елдан артык «Кайнар FM» интернет радиосы эшләп килә. Аның тапшырулары «ВКонтакте» социаль челтәрендәге, Ульяновск өлкәсенең татар яшьләре «Яңа дулкын» төркеменә куела. Татар яшьләренең танышулар киче, «Кайнар кич» проекты уздырылып килә. Соңгы елда әлеге проектның ярдәме белән 9 пар бер-берен тапты, 4 парның никахлары узды. Шулай ук оешма тырышлыгы белән «Татар Non-Stop» оештырыла. 12 сәгать буе тренинглар, төрле сынаулар лидерлык сыйфатларын ачырга ярдәм итә. Һәм олы буынга булган ихтирамны күрсәтү өчен оештырылган проект - «Безнен абыйлар». отношение к старшим -
7. Адреслар, элемтә өчен контактлар: Нариманов Пр-ы, 25, http://vkontakte.ru/tatar_73, электрон почта – yanadulkyn@mail.ru
8. Эшчәнлекнең юнәлеше:
- PR- юнәлеш;
- спорт;
- телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау.
9. Тормышка ашырылган проектлар:
- Кайнар FM;
- Кайнар Кич.
10. Үсеш перспективасы: Дөньны яулап алу!
11. Активистлар саны: 500 кеше.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры