Иркутск өлкәсе - Иркутск төбәк ижтимагый оешмасы «Байкал Дулкыны» татар-башкорт яшьләр үзәге

1. Исеме: Иркутск төбәк ижтимагый оешмасы «Байкал Дулкыны» татар-башкорт яшьләр үзәге .
2. Максатлар һәм бурычлар:  Үзәкнең төп максаты: тел, мәдәният, уртак эшчәнлек һәм кызыксынулар нигезендә татар һәм башкорт яшьләрен бергә туплау, татар һәм башкорт яшьләрен милли мәдәнияткә, гореф- гадәтләргә якынайту, татар һәм башкорт яшьләрен берлек алып барган иҗтимагый һәм сәяси тормышта актив катнаштыру, татар һәм башкорт яшьләренең  уңай образын формалаштыру.
Үзәкнең бурычлары: татар телен өйрәтү, шулай ук телне, милләтне саклау буенча башка төрле чаралар уздыру; эшчәнлегебез турында мәгълүмат тарату; татар һәм башкорт яшьләренең икътисадый, социаль хокукларын яклау; татар һәм башкорт яшьләрен бергә туплауга юнәлдерелгән чаралар уздыру; мәдәни чаралар оештыру; яшьләрне рухи кыйммәтләргә якынайту; яшьләрне иҗади үстерү, хәйрия эшчәнлеге алып бару; башка регионнардагы татар һәм башкорт яшьләр оешмалары белән элемтәләр булдыру, яшьләр арасында милләтара каршылыклар тууга каршы эшчәнлек алып бару;
3. Җитәкче: Кәримов Ринат Рәшид улы;
4. Тарихтан: «Байкал Дулкыны» татар-башкорт яшьләр үзәге Иркутск өлкәсенең татар-башкорт үзәге базасында 2008 елда оешты.  2011 елда үзәк мөстәкыйль оешма исеме алып, Иркутск өлкәсенең юстиция министрлыгында «Татар башкорт яшьләр үзәге» Иркутск төбәк иҗтимагый оешмасы буларак теркәлде. Үзәк җитәкчесе итеп Кәримов Ринат Рәшид улы сайланды. 2011 елның сентябрендә «Зөбәрҗәт» милли ансамбле үзәге каршында ачылу тантанасы узды. Ә 2011 елның октябрь аенда, татар яшьләре оешма һәм офисның рәсми ачылышын уздырды.
5. Адрес, элемтә өчен контактлар: Иркутск шәһәре, Терешкова ур., 15 Б, тел. 74-00-97, эл. адрес: baikdul@gmail.com,Вконтакте: http://vkontakte.ru/bdulkyny;  Одноклассники:  http://odnoklassniki.ru/#st.cmd=altGroupMain&st.groupId=optkybcdxjnznhzd....
6. Эшчәнлек юнәлешләре: Иркутск өлкәсендә яшәүче татар яшьләрендә этник үзаң булдыру, шулай ук, төбәктә яшьләр өчен зур, бердәм мәдәни, белем бирү, күңел ачу үзәге булдыру.
7.  Тормышка ашырылган проектлар: Өч ел эчендә (2008 елдан 2011 елга кадәр) оешма лидерлары мөстәкыйль рәвештә милли мәдәниятне, йолаларны, туган телне саклау, үстерүгә юнәлдерелгән 50 дән артык чара оештырды. Алар арасында «Каз өмәсе», «Сабантуй» кебек милли бәйрәмнәр. «TATZIMA», «Күңелле кич», «Татарлар килә», «Мафия татарча» кебек күңел ачу тамашалары, «Хөрмәтле», «Больше доноров – больше жизни» кебек хәйрия акцияләре, «Иркутскта татар киносы көннәре» бар.
Моннан тыш, яшьләр үзәге лидерлары «Себер татар яшьләре фестивале», Казан шәһәрендә уздырылучы «Татар яшьләре көннәре»ндә, «Байкал Салават күпере», «Байкал күрке», «Җәйге  толерантлык мәктәбе», «Байкал 2020» кебек халыклар дуслыгы төбәк фестивалләрендә оештыручы һәм катнашучылар булды. 2011 елда «Байкал Дулкыны» лидерлары тарафыннан «Татар авылы юбилее: 100 яшь» проекты эшләнде (проектны тормышка ашыру – Чунский районының татарлар яшәүче Кулиш авылына 100 яшь тулуны бәйрәм итүгә әзерләнүнең бер өлеше).  Әлеге проект «Байкал 2020» халыкара лагерында хупланды һәм Иркутск өлкәсенең законнар чыгаручы собрание депутаты тарафыннан финансланды. 2011 елда Иркутск төбәк ижтимагый оешмасы «Байкал Дулкыны» татар-башкорт яшьләр үзәге Иркутск өлкәсенең иң яхшы милли үзәкләреннән берсе дип табылды (2 нче урын).
Бүгенге көндә үзәк базасында татар теле курслары, Ислам нигезләрен, татар һәм башкортларның тарихларын өйрәтү алып барыла.
Иркутск төбәк ижтимагый оешмасы «Байкал Дулкыны» татар-башкорт яшьләр үзәге вәкилләре – татар һәм башкортлар тарихын  өйрәнү буенча Иркутск өлкәсенең фәнни-гамәли һәм фәнни-теоретик конференцияләре катнашучылары.
8. Үсеш перспективалары: Иркутск өлкәсенең мәдәни, белем бирү, мәгълүмати, күңел ачу үзәген үстерү.
9. Активистлар саны: 30 кешедән артык.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры