21нче март - Халыкара шигърият көне

Бүген, ягъни 21 март – Халыкара шигърият көне.
Җирдә дә түгел, күктә дә түгел,  шигърият  ул – кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелендә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – үзе бер могҗиза түгелмени!?

Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп, шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь икенче төрле әйтсәк, ул – сүз пәйгамбәре. Шагыйрьләрне, шигъри җанлы милләттәшләребезне бүгенге көн уңаеннан тәбрик итәбез!  

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры