Тукайның Казандагы әдәби музеенда бөек шагыйрьгә багышланган күргәзмә ачылды

7нче апрельдә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда РФ Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлеге ярдәме белән берлектә, яңа күргәзмә эшли башлады.

Бөек шагыйрьнең иҗаты рәссамнарны сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгатькә этәргән эшләр урнашкан күргәзмә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана.

Чара ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Мингазов иҗат иткән Габдулла Тукайның график портреты белән ачыла. Геннадий Капитовның “Шүрәле” графикасы да тамашачыларның игътибарыннан читтә калмаячак, дип күргәзмәгә чакыра оештыручылар.

Күргәзмә 18 майга кадәр эшләячәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/04/07/119745/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры