Котлыйбыз

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла торган «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең мәртәбәле жюри рәисе, язучы Газинур Морат (Моратов Газинур Васикъ улы) «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014) китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Хөрмәтле Газинур Васикъ улы, ихлас күңелдән Сезне әлеге мәртәбәле бүләккә лаек булуыгыз белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә бетмәс энергия, иҗади уңышлар, җан тынычлыгы, күңел байлыгы, гаилә иминлеге юлдаш булсын Сезгә! Үткер фикерле, күңелгә ятышлы яңа әсәрләрегез белән укучыларны шатландырырсыз дип ышанып калабыз!

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры