Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале ачылды

Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә  Р.Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале ачылды. Фестиваль Ц.Пуни һәм Р.Дриго музыкасына «Эсмеральда» классик романтик балет премьерасы белән башланды.
Казанда бу бинада «Эсмеральда» балетын беркайчан да күрсәтмәгәннәр. Бу спектакль Казанда бары тик бер тапкыр, 1954 елда гына күрсәтелгән. Ул вакытта ул хәзерге К.Тинчурин театры сәхнәсендә тәкъдим ителгән.
Эсмеральда ролен Кристина Андреева башкара, Пьера Гренгуара – Олег Ивенко, Клода Фролло – Нурлан Канетов Квазимода – Михаил Тимаев, Феба де Шатопер – Антон Полодюк, Клопена Труйльфу – Глеб Кораблев. Актерлар барысы да Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/11/120778/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры