Астанада Габдулла Тукай шигърияте кичәсе узды

Очрашу чараны оештыручылар - Астана шәһәренең "Дуслык" Татар мәдәни үзәге рәисе Җәннәт Низаметдинова һәм ProBooks Китап укучылар клубы җитәкчесе Алтынай Ташетованың сәламләү чыгышыннан башланды. Аннары Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән "Туган теле" җыры башкарылды.
Кичәгә килүчеләр чәкчәк белән чәй эчте, шигырьләр сөйләде. Алар татар, рус һәм казакъ телләрендә яңгырады. Шунысы игътибарга лаек: җыелучылар арасында төрле милләт, һөнәр һәм яшь вәкилләре бар иде.
Искәртеп узабыз: Астана шәһәренең "Дуслык" Татар мәдәни үзәге Габдулла Тукайның тууына багышланган "Тукай язы-2016" чаралар циклы үткәрә. Элегрәк Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты базасында эшләп килгән Каюм Насыйри исемендәге институтның фәнни-мәгариф үзәгендә Тукай кино атнасы үтте. Аннары Казакъстан башкаласында беренче тапкыр Тукай диктанты оештырылды. Май-июнь айларына "Шүрәле поэмасы буенча балалар спектакле премьерасы, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, тематик китап күргәзмәсе һәм искә алу кичәсе ниятләнгән. Анда циклга нәтиҗәләр ясалып, диктантта җиңүчеләр һәм "Тукай язы-2016"нең иң актив катнашучылары бүләкләнер дип көтелә.
Чыганак:  http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/16/120908/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры