Татарстан музейлары гөрләп торачак

18 май – Халыкара музейлар көне.
Мәгълүм булганча, әлеге бәйрәм Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышында игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Халыкара музейлар көне уңаеннан республикабызның күп кенә музейларына 18 май көнне бушлай керергә мөмкин булачак. Бүген шул уңайдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында матбугат конференция үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музейлар эшчәнлеге үсеше бүлеге җитәкчесе  Дамир Натфуллин әйтүенчә, музейлар яңа сулыш ала. “Аларның экспозицияләре, яңадан-яңа программалары үз залларына кешеләрне җәлеп итә. Алдагы еллар статистикасын алганда, 2014 елны республика музейларында 58 мең кеше тамаша кылган булса, 2015 елда әлеге саннар 10 меңгә арта, шул уңайдан быел да музейлар тамашачылары саны артыр дип ышанабыз”, – диде ул.
Шулай ук, Әлмәт туган якны йөрәнү музее директоры Винера Зәйдуллина районнарда эшләп килгән барлык музейларының да ачык ишекләр көне булуын искәртте. Яшь тамашачылар өчен балалар сәгате үткәрелә – биредә төрле уеннар, викториналар оештырылачак. Өлкән тамашачылар өчен фондлар буенча уникаль экскурсия була һәм Кино елы уңаеннан оештырылган күргәзмә ачыла.
Бәйрәм программасының кайбер серләрен Кама арты һәм Нурлат шәһәре төбәк музее директоры Флера Морзаханова да ачты. Биредә шулай ук яңа күргәзмәләр ачылуы көтелә, тарихны өйрәнү дәресләре тагын да кызыграк булсын өчен уен-көлкеле тамаша каралган.
Татарстан Республикасы Милли музеенда директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, Халыкара музейлар көне төрле чаралар белән тулыландырылган. 18 май көнне сәгать 12дә 14 яше тулган яшьләр «Я – гражданин России! Мин – Татарстан гражданы!» чарасында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сакчылыгы ветераны Олег Морозов кулыннан беренче паспортын алачак. Татар әдәбиятын сөючеләрне төштән соң сәгать 2дә язучы, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Фоат Галимуллинның 75 еллыгына багышланган «Инешләр Иделгә кушыла» дип исемләнгән Әдәби салон утырышы була. Сәгать 4тә Нәҗип Нәккашның “Тукай белән рухланган” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылачак.
Халыкара музейлар көне белән ел саен “Музейлар төне” акциясе үткәрелә. Әйтеп китәргә кирәк, әлеге чараны республикабызда беренчеләрдән итеп Татарстан Республикасы Милли музее башлап җибәрде. Хәзер ул күпләр белән көтелгән бәйрәм, шуңа да музей сөючеләр өчен бердәм абонемент булачак. Аның белән Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына кереп булачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/17/120979/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры