“Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәме профессиональ сәнгать сөючеләрне үзенә җыя

26 май көнне сәгать кичке 5 тә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында (Татарстан ур., 2) урнашкан Салих Сәйдәшев һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәме була.
Бәйрәм халыкның Салих Сәйдәшев калдырган мираска булган мәхәббәтен профессиональ музыка, хореография, әдәбият аша чагылдыруны күздә тотып үткәрелә.
Чарада Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты, “Сәйдәш” мәдәни үзәге, “Казан” милли-мәдәни үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, ТРның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Рөстәм Маликов, Миңгол Галиев, Зилә Сөнгатуллина һ.б. артистлар катнашачак.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/24/121258/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры