Җәйге чараларга старт бирелә

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2016 елның 1-9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре»  профильле сменасын оештыра.  Смена «Регина»  балалар сәламәтләндерү лагере базасында (Петровский бистәсе) үтәчәк.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Быелгы профильле сменада Россиянең 11 төбәгеннән килгән 60 бала ял итү көтелә. «Милләтебез хәзинәләре» сменасының программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. 9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла. Бию, музыка, театр һәм фото сәнгате, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш Татарча бердәм диктант язу, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында спектакль карау, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештыру да каралган.
Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы»  кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша.

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры