Луара Шакирҗанова: “Чит төбәкләрдәге милләтәшләребезгә театрны “йоктырырга” кирәк”.

Театр – Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә бер-берләре белән аралашу, телне үзләштерү, гореф-гадәтләрне барлау өчен иң кирәкле сәнгать төре. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова сөйләде. Ул бу көннәрдә Татар яшьләре көннәрендә катнашучы делегатларга мастер-класслар уздыра.

Җырны, мәсәлән, һәркем ялгызы гына да башкара ала. Биюне дә шулай. Театр исә үз эченә традицияләрне дә, халкыбызның борынгы көнкүрешен дә, бүгенгесен дә сыйдыра, җырны, биюне, сәнгатьле сөйләмне берләштерә, диде Луара Шакирҗанова. Аның фикеренчә, чит төбәкләрдәге милләтәшләребезгә театрны “йоктырырга” кирәк. Театр түгәрәкләре оештырып, атнага 1-2 тапкыр очрашсалар, елга кимендә 1 спектакль куйсалар да, бу бик әйбәт булыр иде.

Советлар Союзы таркалып, “тимер пәрдәләр” ишелеп төшкәч, Финляндия татарлары Луара Шакирҗанованы театр тарихы буенча лекцияләр укырга, яшьләргә спектальләр куюда ярдәм итәргә чакырган. Нәтиҗәдә, бергәләп “Беренче театр”, “Асылъяр”, “Галиябану”, “Туйлар узгач” пьесаларын сәхнәләштергәннәр. Спектакльләр кую аларны милләттәшләребезне җанландырып җибәргән.

Луара ханымның Татар яшьләре көннәрендә остаз буларак инде 3нче тапкыр катнашуы. Былтыр, мәсәлән, яшьләрнең сөйләменә күбрәк игътибар бирергә тырышканнар. Алар белән туган телгә багышланган шигырьләр өйрәнгәннәр. Бөтенләй татар телен белмәгәннәре дә читтә калмаган.

Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел, татар театрының 110 еллыгы билгеләп үтелүен истә тотып, мастер-классларда яшьләрне театр тарихы белән таныштыру, Тукайның кайбер шигырьләрен укырга, яттан сөйләргә өйрәтү ниятләнә.

“Беренче адымнар гади булырга тиеш, чөнки быел Татар яшьләре көннәре делегатлары арасында беренче мәртәбә килүчеләр күп. Аларның барысы да “Туган тел” җырын беләдер дип уйламый. Чит җирләрдә телдән мәхрүм булып яшәгән, әмма үзләренең татарлыкларын белеп, Татарстанга килгән егетләргә, кызларга әлеге чаралар аркылы миллилекнең бер орлыгын булса да салып җибәрү - төп максат”, – дип билгеләп үтте Луара Шакирҗанова.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/12/122932/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры