Әстерхан өлкәсе - "Дуслык" татар милли-мәдәни оешмасы

Уставтан: «Оешманың төп максаты – татар милли мәдәниятен торгызу һәм үстерүгә, милли үзенчәлекләрне саклауга, татар милли бәйрәмнәре, йола һәм гореф-гадәтләрен торгызуга, халыкның культуралылык дәрәҗәсен арттыруга, халкыбызның элекке һәм хәзерге мәдәниятен белүгә нигезләнгән ватанпәрвәрлек хисен һәм югары әхлаклылык тәрбияләүгә ярдәм итү.

Оешманың төп бурычлары:
- Халыкның киң катламын милли тарих һәм мәдәният ядкәрләрен, күренекле мәдәният эшлеклеләренең тормышы белән бәйле мемориаль һәйкәлләрне, милли архитектура, археология, этнография, халык һөнәрләре, язулары, әдәбияты һәм сәнгате истәлекләрен саклау һәм торгызуда катнашуга җәлеп итү.
- Халыкның киң катламын тел куллану өлкәсен киңәйтү һәм ныгыту буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итү.
- Халыкны, бигрәк тә яшьләрне һәм балаларны милли мәдәният һәм тарих хәзинәләренә якынайту эшендә  гомуми белем бирү мәктәпләренә, югары һәм урта махсус белем бирү йортларына хезмәттәшлек күрсәтү.
- Халык арасында татар телендә чыгып килүче газета һәм журналларны пропагандалау, популярлаштыру.
- Татарларның күпгасырлы мәдәниятен популярлаштыручы концертлар оештыру, халыкка мәдәният өлкәсендә эшлүчеләрнең онытылып баручы яки юкка чыккан исемнәрен, элек басылмаган әдәби әсәрләрне кире кайтару.
- Халыкның киң катламын тарих, мәдәният мәсьәләләренә кагылышлы очрашуларда, түгәрәк өстәл утырышларында, конференцияләрдә, дискуссияләрдә катнашуга җәлеп итү.
- Массакүләм мәдәни-агарту чаралары уздыру.
- Сәләтле яшьләргә иҗади үсешкә ирешүгә ярдәм итү.
- Мәдәният, әдәбият 1әм сәнгать мәсьәләләре буенча чит илләрдәге татарлар белән элемтәләр булдыру.
- Татарстан Республикасы, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли мәдәни оешмалары белән мәдәни багланышлар булдыру.
Тарихтан: 1989 елда Әстерханда «Дуслык»  татар милли мәдәни оемасына нигез салына. Ул  - Әстерхан өлкәсендәге беренче рәсми рәвештә теркәлгән милли оешма. Аңа нигез салучылар – С.Низаметдинова, С.Долатказиева, Җ.Хәйдәров, Р.Хөсәинов, Р.Рәҗәпова, Г.Әхтәмов, С.Галәветдинов, Н.Зиннурова һ.б. Алар хөрмәт казанган татар гаиләләер буйлап йөреп,  татар милли оешмасы төзүнең мөһимлеге турында аңлату эшләре алып барган.

1989 елның  февралендә беренче җыелыш уздырыла, биредә оешма  булдыру хакында игълан итәләр.Рәисләр итеп: М.Ережипов, А.Измайлов һәм Р.Патеев билгеләнә. Бүгенге көндә «Дуслык» татар милли мәдәни оешмасының рәисе –  Алмаев Әнвәр Ибраһим улы.

1990 елның августында татар газетасы «Идел»нең беренче номеры чыга. Ул мәдәни, әхлакый һәм иҗтимагый проблемаларны яктырта. Сабантуй, Нәүрүз, Шәһәр көне кебек өлкә һәм шәһәр бәйрәмнәрнең узуы хакында яза. Мәктәп укучыларын һәм студентларны татар теленә якынайту максаты белән “Тукай минем йөрәгемдә”, “Минем гаиләм” һ.б. иҗади эш бәйгеләре уздыра.

Татар китапханәсе бар. Татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы истәлекле даталарга багышлап, китапханә каршында тематик кичәләр, түгәрәк өстәлләр, китап күргәзмәләре уздырыла.

«Дуслык» татар милли мәдәни оемасы эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе булып татар халык бәйрәме Сабантуйны киң форматта уздыру тора. Хәзер бәйрәм 30.000нән артык кешене җыя. Милли мәдәниятне саклауда тагын бер адым - өлкәдә чыгып килүче татар телле бердән-бер газетаны саклап калу. «Нур», «Ялкын», «Сандугачлар оясы»кебек милли ансамбльләр югары дәрәҗәгә күтәрелде.Әстерхан татарлары өчен өлкә һәм Татарстан Республикасыннан килгән артистлар катнашында даими рәвештә төрле чаралар уздырыла.

Оешма каршында берлекнең «Дуслык» яшьләр бүлеге канаты барлыкка килә. Яшьләр бүлеге канаты әгъзалары оешма уздырган барлык чараларда да актив катнаша. Яшьләр бүлеге канаты «Бәйрәм» милли үсеш үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Яшьләр бүлеге канаты күңел ачуга гына түгел, ә танып-белүгә дә корылга төрле татар тематик кичәләре уздыра. Шул рәвешле, дискотекалар вакытында татар телен, мәдәниятен белүгә багышланган бәйгеләр уздырыла. Шулай ук, «Ел татарлары» һәм «Татар кызы» кебек чагыштырмача җитди проектлар да уздырыла.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры