XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Быелгы фестивальгә 700 заявка килгән, конкурс программасына шуларның 60сы сайлап алынган. Бу хакта бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.
“Мөселман дөньясы киносы үзенең яңа сүзен әйтте. Соңгы арада бер-беребезгә якынаю, кешечә, ихлас әңгәмә кору, бер-беребезнең мәдәниятенең тирән күперләрен аңлау ихтыяҗы тагын да зурайды. Бу уңайдан, әлеге фестиваль кинематография ягыннан да, кешеләр мөнәсәбәтләре ягыннан да бик үзенчәлекле вакыйга”, - диде журналистлар белән очрашуда катнашкан режиссер, сценарийлар авторы, фестивальнең жюри рәисе Александр Прошкин.
Ул билгеләп узганча, кинофестиваль программасы аның күңеленә хуш килгән. Ул биредә яшь режиссерлар белән бергә, инде дөнья күләмендә танылган режиссерларның да исемнәрен күрергә мөмкин булуын билгеләп үтте. “Бу провинциаль чара түгел, ә кино дөньясында бик җитди аваз салган вакыйга. Чөнки монда бик борынгы мәдәнияте һәм кино өлкәсендә зур традицияләре булган илләр тәкъдим ителә. Шул исәптән, фестивальдә Татарстан киносы да бар”, - диде жюри рәисе.
Александр Прошкин милли кино сәнгатенә булган мөнәсәбәтен дә белдерде. “Якутиядә кино төшерүчеләр болан асраучылардан да күбрәк. Барысы да кино төшерә. Кино ул — милли идея. Аны турыдан-туры чагылдыру бик кыен. Пластик образлар кинематограяфиясе исә халык ментальлегенең иң нечкә якларын ачып бирергә сәләтле”,- дигән фикердә ул.
Александр Прошкин билгеләп үткәнчә, кино кешенең матурлыгын ачарга сәләтле. Ул тышкы матурлыкка гына түгел, ә эчке гүзәллеккә дә кагыла. “Бу мәгънәдә әлеге фестиваль зур бер адым, аны кеше колачы белән чагыштырырга мөмкин. Без бер-беребезне кочаклап, сезнең нәрсәгез авыртканын, ә нәрсә сезне шатландыруын тоярга омтылабыз”, - диде режиссер.
Берничә сәгатьтән, “Кызыл келәм” буйлап узачак артистлар арасында Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Константин Лапушанский, Ренат Ибраһимов, Борис Львович, Ирида Хөсәинова, Полина Толстун, Людьмила Мальцева, Тамара Яндиева кебек артистлар бар. Фестивальдә катнашкан кинокартиналарга Александр Прошиннан тыш, Сиддик Бармак, Госман Сәфәров, Юрий Быков, Йосыф Разыков, валерий Севастьянов кебек танылган кино белгечләре бәя бирәчәк.
Фестиваль 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Аның ябылу тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узар дип көтелә. Фестиваль көннәрендә исә казанлылар һәм башкала кунаклары Казанның “Родина”, “Мир”, “Корстон” кинотеатрларында, Казан Кремлендәге берничә мәйданда һ.б. берничә мәйданчыкта тамаша кыла алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/05/125611/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры