Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе

Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе

Кояшлы яз аенда чая, җор телле, сүзгә оста һәм, гомумән, иҗатка гашыйк балалар һәм яшьләрне  «Идел» яшьләр үзәге Республикакүләм  «Дулкыннар» бәйгесенә җыя. 

«Дулкыннар» бәйгесе Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең регионнарында яшәүче сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Хәсән Туфан, Клара Булатова кебек татарның асыл шәхесләренә, Татарстан Республикасында Тарихи мирас елына багышланып үткәрелде. Быел бәйге шагыйрь Разил Вәлиев иҗатына багышлана.

Бәйге вокал, нәфис сүз; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр; рәсем номинацияләрендә түбәндәге яшь категорияләре буенча үткәрелә:

  • кече төркем – 6-9 яшь;
  • урта төркем – 10-12 яшь;
  • өлкән төркем – 13-16 яшь;
  • яшьләр төркеме – 16+ яшь.

Бәйге конкурсантларына бәяне ТР Халык артисты Миңгол Галиев, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова, ТР Атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, ТР Атказанган артисты Флера Хәмитова кебек танылган шәхесләрдән торган жюри бирә.

Беркетелгән файллар: 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры