«Дулкыннар» Республика бәйгесен уздыру турында нигезләмә

Татарстанның халык шагыйре  Разил Вәлиевнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республика бәйгесен уздыру турында нигезләмә

1. МАКСАТ.
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм  милли үзаң тәрбияләү.

2. БУРЫЧЛАР.
• Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең регионнарында яшәүче талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү;
• Иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
• Иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;
• Милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру;
• Яшь талантларның иҗатын пропагандалау.

3. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУ ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ.
Бәйге дүрт этаптан тора:
I этап – мәктәп туры (2016 елның октябрь-ноябрь айлары) мәктәпнең оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр уздырыла. Җиңүчеләрне урында оешкан жюри сайлап ала.
II этап – район туры (2016 елның ноябрь-декабрь айлары) райондагы оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр уздырыла. Катнашучыларны сайлап алу мәктәп туры нәтиҗәләреннән чыгып тормышка ашырыла.
III этап – Республика туры (2017 елның февраль-март айлары) республика оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытка кадәр  уздырыла.
Бәйгенең Республика этабында район турының «Вокал», «Нәфис сүз», «Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинацияләрендә I, II, III  урын алучылар  катнашачак. «Рәсем» номинациясендә катнашучылар саны чикләнмәгән. Республика турында катнашу өчен заявкалар район оешмаларыннан 2017 елның  15 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Казан шәһәре,  Габдулла Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис;
тел/факс: (843) 231-81-54;
е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com
IV этап – Гала-концерт Казан шәһәрендә фестивальнең республика оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән вакытта  (2017 елның март ае) уздырыла.
Игътибар! Республика турын уздыруның төгәл вакыты www.mc-idel.ru «Идел» яшьләр үзәгенең рәсми сайтында күрсәтеләчәк. 

4. БӘЙГЕНЕҢ ОЕШТЫРУЧЫЛАРЫ.
• Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы;
• Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

5. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУЧЫЛАР
«Дулкыннар» бәйгесендә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары,  башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.
Яшь категорияләре:
• Кече төркем – 6-9 яшь;
• Урта төркем – 10-12 яшь;
• Өлкән төркем – 13-16 яшь;
• Яшьләр төркеме – 16+ яшь.

6. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУНЫҢ ШАРТЛАРЫ ҺӘМ ТӘРТИБЕ.
«Дулкыннар» бәйгесе түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
• Вокал – Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырларны башкару. Номинацияләр: вокал-соло, вокаль ансамбльләр. Жюри, катнашучының вокал буенча сәләтен тикшерү максатында кабат җырлатып карау (акапелла) мөмкинлегенә ия.
• Рәсем – Разил Вәлиевнең тормышын һәм иҗатын рәсемдә чагылдыру. Авторларның үзләре мөстәкыйль рәвештә ясаган, башка авторлардан күчереп алынмаган эшләре генә кабул ителә. Эшләрнең  күләме А3 форматыннан да кечерәк булмаска тиеш. Эшләрнең икенче ягында әлеге эшнең исеме, авторның исем-фамилиясе, яше, районы, адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм элемтәләр өчен телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш.
• Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр –  Бәйгедә катнашу өчен ике (!) композиция тәкъдим итәргә кирәк булачак: 1. Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырларга нигезләнгән фантазия яисә тезмә (солистлар, инструменталь ансамбльләр, оркестрлар); 2. Татар халык көйләренә тезмә.
• Нәфис сүз, конферанс – Разил Вәлиев язган һәм аңа багышлап язылган әсәрләрне башкару (номинацияләр: нәфис сүз – конферанс).
Фонограммалар  CD яки USBда китерелергә тиеш. Чыгыш номерларының фонограммасы тәртип буенча яздырылган булу шарт. Барлык CD һәм USBда башкаручы яисә коллективның исеме, чыгышның исеме, трек саны күрсәтелгән булырга тиеш.
«-1» фонограммалары һәм инструментларга кушылып җырлау гына рөхсәт ителә.
Бәйгенең финал өлешенә узган вокалист-катнашучыларга сәхнә киеме һәм көйләрнең сыйфатлы итеп 2 экземплярда яздырылган булуы мәҗбүри. Катнашучыларның барлык фонограммаларында катнашучы шәһәре  (районы), башкаручының фамилиясе, исеме, номинациясе, әсәр исеме һәм трек номеры күрсәтелгән булу шарт.
«Дулкыннар» бәйгесендә узган елларда Гран-при алучылар  катнаша алмый!
Реквизит. Бәйгенең оештыру комитеты коллективларны һәм башкаручыларны сәхнәнең стандарт реквизит җыелмасы белән генә тәэмин итә: бу – өстәлләр, урындыклар.

7. НӘТИҖӘЛӘР ЯСАУ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘҮ.
Бәйгенең республика турында катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә.
Жюри яшь категорияләре буенча һәрбер юнәлештә лауреатларны билгели һәм бүләкләрнең күләме, формасы, саны буенча карарлар кабул итә.
«Дулкыннар» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Күрсәтелгән бүләкләрдән тыш:
- профессиональлек һәм актерлык осталыгы өчен;
- Разил Вәлиев иҗатын югары дәрәҗәдә гәүдәләндергән өчен;
- иганәчеләр тарафыннан билгеләнгән башка төрле махсус бүләкләр тапшырыла.

8. ФИНАНСЛАУ.
Финанслау бәйгене оештыручыларның иганәчеләр һәм реклама бирүчеләрне җәлеп итү юлы белән тормышка ашырыла.
Башка шәһәрләрдән килгән катнашучыларның ике якка да юлын түләү, ашау һәм яшәү урыны белән тәэмин итү җибәрүче як тарафыннан башкарыла.

9. ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ.
Оештыру комитеты Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис адресы буенча урнашкан.
Е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com
Элемтә телефоны: (843) 231-81-54
Рәсми сайт: www.mc-idel.ru
 

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры