ИГЪТИБАР! Бездә яңалыклар!

Татар халкының тарихына багышланган
IV «Тарих эзләреннән» - «По следам истории»
Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең нигезләмәсе

     1. МАКСАТ
     Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

     2. БУРЫЧЛАР
     • Россия Федерациясе регионнарындагы талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
     • Балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү;
     • Иҗатта үз - үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
     • Балаларның иҗади сәнгатен үстерүгә ярдәм итү;
     • Милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.

     3. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ УРЫНЫ ҺӘМ ВАКЫТЫ
     Бәйге өч этапта үткәрелә:
     I этап – 2017 елның 10 февраленә кадәр бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр җибәрелә:
Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58, 307нче офис;
тел/факс: (843) 231-81-54
е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com
     II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү.
     III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.

     4. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАР
• Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы;
• Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге;
• Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән

     5. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУЧЫЛАР
     «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия Федерациясенең регионнарыннан булган, үз регионнарының милли тормышында актив катнашкан, региондагы һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче  7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
      Катнашучыларның яшь категорияләре:
Кече төркем: 7 яшьтән алып 11 яшкә кадәр.
Урта төркем: 12 яшьтән алып 14 яшкә кадәр.
Олы төркем: 15 яшьтән алып 17 яшкә кадәр.

     6. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУНЫҢ ТӘРТИБЕ ҺӘМ ШАРТЛАРЫ
     Эшләр бәйгенең тематикасына туры килергә тиеш. Бәйгегә төрле сурәтләү техникасы белән башкарылган эшләр кабул ителә (акварель, май, графика һ. б.). Эшләр А3 (30х40 см) форматыннан кечкенәрәк булмаска тиеш. Эшләрнең икенче ягында әлеге эшнең исеме, авторның исем – фамилиясе, әтисенең исеме,  яше, районы, адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм телефон номеры күрсәтелә. Укытучысының исемен, фамилиясен, әтисенең исемен күрсәтү дә кирәк.
     Авторның бары тик үзе, мөстәкыйль рәвештә башкарган эшләре генә кабул ителә, эшләрнең күчерелмәләре бәйгедә катнашмый.
     Эшләр рецензияләнми, бәйге төгәлләнгәннән соң кире кайтарылмый һәм оештыручылар иркендә кала.
     Оештыручылар  катнашучыларга автор хокукларын саклауны гарантияли.
    Оештыру комитеты бәйгегә килгән рәсемнәрне массакүләм мәгълүмат чараларында, күргәзмәләрдә, шулай ук төрле басма формаларда куллана ала.

     7.  БӘЙГЕДӘ КАТНАШАЧАК ЭШЛӘРНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ КРИТЕРИЙЛАРЫ
     Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук, татар әдәбиятенә юнәлдерелгән рәсемнәр: классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.
     Бәйгедәге эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:
• сәнгать ягыннан сыйфаты;
• бәйге тематикасына туры килүе;
• иҗади караш.

     8. БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ
     Әлеге нигезләмәнең 6 пунктына туры килгән рәсемнәрнең авторларына (һәр кешегә) катнашучы сертификаты бирелә. Аларны бәйгегә йомгак ясалганнан соң Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58, 307нче офис адресы буенча килеп алырга мөмкин.
      Жюри лауреатларны ачыклый һәм бүләкләрнең зурлыгын, формасын һәм күләмен билгели.
«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

     9. ФИНАНСЛАУ
     Финанслау, бәйгене оештыручыларның иганәчеләр һәм реклама бирүчеләрне җәлеп итү хисабына башкарыла.

     10. ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫНЫҢ УРНАШУЫ
     Оештыру комитеты Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58, 307нче офис адресы буенча урнашкан.
     Е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com
     Телефон/факс: (843) 231-81-54
     Рәсми сайт: www.mc-idel.ru
 

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры