«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе

«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе

"Тарих эзләреннән" Бөтенроссия рәсемнәр конкурсы 2012 елдан бирле оештырыла.

Бәйгенең максаты: Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

Бурычларыбыз: Россия Федерациясе регионнарындагы талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, балаларның иҗади сәнгатен үстерүгә ярдәм итү, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.

«Тарих эзләреннән» бәйгесендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка регионнарыннан үз төбәгенең милли тормышында актив катнашкан, төбәктәге һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-16 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.

Катнашучыларның яшь категорияләре:

  • Кече төркем: 7 яшьтән алып 11 яшкә кадәр.
  • Урта төркем: 12 яшьтән алып 14 яшкә кадәр.
  • Олы төркем: 15 яшьтән алып 17 яшкә кадәр.

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук, татар әдәбиятенә юнәлдерелгән рәсемнәр: классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.

Жюри лауреатларны ачыклый һәм бүләкләрнең зурлыгын, формасын һәм күләмен билгели. «Тарих эзләреннән» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Беркетелгән файллар: 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры