Марий Эл Республикасында балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

2016 елның 26 октябреннән 15 ноябренә кадәр «Марий Эл Республикасының милли мәдәнияте яшьләр фестивале» уза.
Чараны Марий Эл Республикасы Дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе «Татар мәдәнияте Республика үзәге» оештыра. Катнашучылар арасында Марий Эл Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Марий Эл Республикасының мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгы, Марий Эл Республика халыкларының Яшьләр Ассамблеясе да бар.
«Марий Эл Республикасының милли мәдәнияте яшьләр фестивале» кысаларында Халыклар бердәмлеге һәм Марий Эл Республикасы көненә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе дә оештырылган. Күргәзмәдә «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә җиңү яулаган яшь рәссамнарыбызның иҗат җимешләре үз урыннарын тапкан.

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры