Казанда XVI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бүген Казан шәһәрендә  XVI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе тәмамланды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Быел бәйгенең йомгаклау этабы 21-24 ноябрь көннәрендә үтте.
Бәйгенең максаты: сәләтле яшьләрне барлау, берләштерү, яшь   язучыларның   иҗади   мөмкинлекләрен   чынга   ашыру,   үстерүгә   шартлар булдыру.
Жюри әгъзалары танылган язучылар, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре – Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова,  Марат Закир һәм Әлфәт Закирҗанов.
24 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Милли музеенда мәртәбәле жюри, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономия Советы рәисе Ильдар Ирек улы Гильметдинов катнашында бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.
Бәйгебезнең җиңүчеләре:

"Драма" номинациясе
III урын – Рузилә Әмирова (Аксубай районы)
II урын – Алинә Галиева (Актаныш районы)

"Балалар әдәбияты"  номинациясе
Кызыксындыру бүләге – Диана Камалетдинова (Аксубай районы)
III урын – Диләрә Сөләйманова (Аксубай районы)
II урын – Алинә Галиева (Актаныш районы)
I урын – Лилия Нуриева (Казан шәһәре)

"Проза"  номинациясе
Кызыксындыру бүләге – Гөлзилә Гафурова (Балтач районы)
III урын – Гөлгенә Вәлиева (Саба районы)
III урын – Зөһрә Вилданова (Кукмара районы)
II урын – Бәгъдәнурова Айзилә (Саба районы)
I урын – Алинә Галиева (Актаныш районы)

"Поэзия"  номинациясе
Кызыксындыру бүләге – Зөлфия Ибләминова (Буа районы)
Кызыксындыру бүләге – Илнар Хаҗиев (Саба районы)
III урын – Камалова Зөләйха (Казан шәһәре)
II урын – Гүзәл Закирова (Балтач районы)
I урын – Ләйлә Хәбибуллина (Буа районы)

     Барлык җиңүчеләрне тәбрик итәбез! Киләчәктә дә зур җиңүләр, күңел көрлеге, сәламәтлек теләп калабыз!
 

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры