Игьтибар! «Яңа гасыр»да - бәйге!

Игьтибар! «Яңа гасыр»да - бәйге!

Игьтибар бәйге! «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә.

Аның төп максаты – балаларга  кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. 14 яшькә кадәр балаларны  кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч тапшырулар көтә.

Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Төп таләп - исем һәм слоган татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш. Фикерләрегезне 2017 нче елның 8  гыйнваренә  кадәр balalar-tv@mail.ru электрон почтасына  юллагыз. Отышлы 5 исем сайлап алынганнан соң, 9 гыйнвардан алып 13 гыйнварга  кадәр, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең сайтында алар өчен  тавыш бирү булачак. ТНВ сайты: tnv.ru

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры