Уфа яшьләре икенче татарча квартирникка җыела

Уфаның татар яшьләре “Аулак” татарча квартирник кичәләрен дәвам итә. Аның чираттагысы 16 декабрьдә “Goodzone” антикафесында үтәчәк.
Уфада “Аулак” кичәсенең беренчесе ноябрь аенда узган иде. Анда талантлы яшьләргә үз шигырьләрен, җырларын башкарырга, музыка уен коралларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.
Чираттагы татарча квартирник якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышлана. Махсус кунаклар булып Кыш бабай белән Карсылу чакырыла, алар шушы кичә өчен Казаннан бүләкләр алып кайткан, дип игълан итә оештыручылар. Үткән кичәдә кебек, бу юлы да “Ачык микрофон” проекты кысаларында, һәркем яшьтәшләрен үз иҗаты белән таныштыра алачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/14/131374/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры