Иң яхшы балалар каналы исеменә тавыш бир!

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итте.
Аның төп максаты – балаларга кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру.
Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша алды. Төп таләп - исем татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш.
Фикерләрне 2017 нче елның 8 гыйнваренә кадәр balalar-tv@mail.ru электрон почтасына юлларга кушылды. Әлеге вакыт эчендә Татарстан, Рәсәй төбәкләреннән 200 дән артык хат килде. Яңа каналга 7 яшьтән алып лаеклы ялдагы апа-абыйлар, эшмәкәрләр, укытучы, укучылар һ.б. төрле яшьтәге, төрле өлкәдә эшләүче кешеләр исем эзләп, үз фикерләрен тәкъдим итте.
Алар арасыннан бер исемне сайлап алырга кирәк. Тавыш бирү 15 нчы гыйнвар туктатыла.
1.Балачак
2.Бала ТВ
3.Тургай
4.Күчтәнәч
5.Балалар
6.UEN TV
7.Сабый
8. Сабыйга
9.Тылсымлы дөнья
10.Кызык ТВ
11. Бишек
12. Әллүки
Чыганак: http://tnv.ru/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры