Татар рәссамы Guzel әсәрләренең тулы коллекциясе Бюрюссельдә күргәзмәгә куелды

Татар рәссамы Guzel иҗаты - чирек гасыр буена күргәзмәгә чыгарылмаган әсәрләренең тулы коллекциясе белән Бюрюссельдә танышып булачак. Россия фән һәм мәдәният үзәге залларында Гүзәл Макудинованың “Тумышым белән татар авылыннан” дип аталган күргәзмәсе бу атна башыннан килүчеләрне кабул итә, ул шимбә көнне, ягъни 21 гыйнварда рәсми ачыла.
Бельгия тамашачысыннан кала, анда Франция, Бөекбритания, Нидерланд, Германия кебек илләрдән, шулай ук Россиядән – Казаннан сәнгатьне аңлаучы һәм яратучы шәхесләр, галимнәр киләчәге билгеле. Аерым алганда, алар арасында авторның дуслары – рәссам Guzel калдырган иҗади мирас белән хисси очрашуны үзләре өчен кыйммәт санаган кешеләр шактый.
Күргәзмәне оештырган “Бельгиядәге татарлар” берлеге башлангычы Татарстан Мәдәният министрлыгында да хуплау тапты, нәтиҗәдә, министрлык күргәзмә ачу тантанасына артистлар җибәрәчәк. Сценарий буенча аларның чыгышлары рәссам һәм аның хезмәтләре турындагы сөйләгәннәрне үзенчәлекле итеп тулыландырырга, тәэсирен көчәйтергә, музыкаль бизәргә тиеш.
Тәкъдим ителгән хезмәтләрне чараны оештыручылар тематик юнәлешләре буенча берләштерергә тырышкан, ләкин, Россия фән һәм мәдәният үзәге залларында хезмәтләр белән танышып чыкканнар фикеренчә, бу берничә рәссам күргәзмәсе кебек тоела. Шундый бердәм стиль булмавы реалистик портретлар һәм натюрмортлар, Библия һәм әдәби сюжетларга нигезләнгән рәсемнәргә һәм бик бәхетле яки бәхетле булырга теләгән кешенең төшләренә охшаган акварельләргә каршы буларак кабул ителә. Яраткан рәссамнар арасында Модильяни, Марк Шагал, Ван Донген булган, һәм Guzel иҗатында да аларның әсәрләре төсмерләре бар. Ватманнардагы Су кызы, фәрештәләр һәм пәйгамбәрләр – алар барысы да табигый, әйтерсең, автор алар белән якыннан таныш булган! Биредә бернинди дә сюрреализм яки фэнтези турында сүз бара алмый, әдәби юнәлеш белән бердәйлек буенча моны магик реализм дип атап булыр иде.
Үзәкнең экспозиция залларында рәссамның остаханәсе дә куелган. Ул аның шәхси әйберләреннән торгызылган үзенә күрә мини-музей: тузанланган этюдник өстендәге соңны буяу тюбиклары, буяу таплары торып калган мольберт, рәсемле альбом, эш дәфтәре – боларны оста, әйтерсең, вакытлыча гына калдырып чыккан...
Гүзәл Макудинова 72 яшендә 2014 елда якты дөньядан киткән. Гомеренең соңгы елларын ул Париж читендә үткәргән, һәм аны яхшы белән дуслары Брюссельдә булачак очрашуда, рәссамның соңгы елларда кеше арасына чыкмау сәбәпләре турында сөйләргә җыена.
Татар хатын-кызының таланты рәсем сәнгате жанрлары белән генә чикләнми, аның шулай ук әдәбиятта да эзе бар: ул Гузель Амальрик буларак күрсәтелә (аның ире – танылган язучы-диссидент Андрей Амальрик). Гүзәл ханымның басылып чыккан бердәнбер әдәби хезмәте – “Воспоминания о моем детстве” автобиографик романы. Рус телендәге шушы әсәр немец, француз, нидерланд, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. “Книга снов” дигән икенче хезмәте машинкада гына басылган килеш бердәнбер нөсхәдә калган. Әлеге хезмәтләре hәм авторның шәхси басу машинкасы  Брюссельдә Россия фән һәм мәдәният үзәгендә урын алган.
Экспозиция биредә 24 гыйнварга кадәр тора. Күргәзмәне оештыручылар һәм коллекцияне саклаучылар киләчәктә Guzel хезмәтләрен Европаның төрле шәһәрләрендә күрсәтергә ниятли.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/19/133416/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры