ИГЪТИБАР! "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу туры һәм Гала-концерты көннәре билгеле

ИГЪТИБАР! Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу турының һәм Гала-концертның көннәре билгеле

Кадерле дуслар!

Быел Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

Бәйгенең Республика сайлап алу туры 2017 елның 15нче март көнне Татарстан халыклары Дуслык йортында үтәчәк (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт). Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтән башлана.

Бәйгенең Гала-концерты 17нче мартта Татарстан халыклары Дуслык йортында 15.00 сәгатьтә башлана.

Кадерле катнашучылар! Сайлап алу турына һәм Гала-концертка мәктәп директоры, район башлыкларыннан рөхсәт сорау өчен чакыру хатлары кирәк булса, «Идел» яшьләр үзәгенең mc-idel@yandex.ru яки tatarlar.idel@gmail.com электрон адресына, кем исеменә, нинди адреска җибәрергә икәнен күрсәтеп, хатлар юллый аласыз.

Барыгызны да әлеге чарада көтеп калабыз!

Иҗат бәйрәменә рәхим итегез!

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры