Иртәгә Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу туры

Иртәгә Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең сайлап алу туры

Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

Бәйгенең Республика сайлап алу туры иртәгә, ягъни 2017 елның 15нче мартында Татарстан халыклары Дуслык йортында үтә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт). Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтән (Казан шәһәре катнашучылары 14:00 сәгатьтән) башлана.

Бәйгенең Гала-концерты 17нче мартта Татарстан халыклары Дуслык йортында 15.00 сәгатьтә башлана.

Барыгызны да әлеге чарада көтеп калабыз!

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры