Талантлы балалар, йолдыз саналган эстрада җырчысына ияреп, тавышын боза – Миңгол Галиев

Яшьләр үсешенә эстраданың тәэсире зур, аның түбән төшүе талантлы балаларыбызга зур зыян китерә - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев шундый фикердә. “Яшьләрнең тавышлары матур, материал яхшы, әмма йолдыз булып саналган эстрада артистларына ияреп башкаручылар пәйда була башлады”, - дип борчылуын белдерде «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең жюри әгъзасы, күренекле педагог “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйгенең гала-концерты башланыр алдыннан...Миңгол Галиев: “Бәйгедә 160 лап музыкаль номер бар иде. Мондый бәйгеләрдә, мөмкинлек булса, җиңүчеләрне тагын да күбрәк билгеләргә кирәк. Мин гомер буе әйтәм – фестиваль ул спорт түгел, анда бөтен баланы бәяләргә кирәк. Бәйгегә катнашкан баланы бәяләү - аның җитәкчесенә дә, ата-анасына да хөрмәт ул. Бер баланы да игътибарсыз калдырмыйсы иде”, - ди.
 
Миңгол Галиев “Дулкыннар” республика күләмендәге бу мәдәни чараны бәйге генә түгел, бәйрәм дип саный. “Татар шәхесләренә багышланган фестиваль - сәнгатебезне күтәрү өчен бик кирәкле бәйрәм. Яшьләребезнең Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларын башкаруы игътибарга лаек. Бу бит бүгенге шау-шулы җырлар түгел, эчтәлекле җырлар, алар - классика. Балаларыбыз, бу җырларны башкарып, эстрадага үрнәк күрсәтәләр”, - ди. Шулай да эстраданың талантлы яшь буынга кире тәэсире барлыгын әйтеп, борчылуын белдерә. Шуңа да Миңгол Галиев шагыйрьнең йөрәктән чыккан фикерен әйтеп бирә алган нәфис сүз остасының Гран-при алуын бик табигый дип саный.
 

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры