Пермьда Татар яшьләре көннәре үткәрелә

24-26 мартта Пермьда II Татар яшьләре көннәре уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручы Рөстәм Галимов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, быелгы Татар яшьләре көннәренә Уфа, Ижау, Екатеринбург, Чиләбе, Казан һәм Пермь районнарыннан 60 лап кеше җыелачак. “Узган ел чарага килүчеләр саны азрак иде. Безнең шулай җыелуыбызның максаты — үзара аралашу, танышу, тәҗрибә уртаклашу. Моннан тыш, бу татар яшьләрен милләтне, телне, мәдәниятне сакларга җәлеп итү өчен берләштерү ысулы да булып тора. Элек бездә яшьләр болай ук актив түгел иде. Хәзер исә күпкә активлашты. Иң мөһиме алар өчен мохит тудырырга кирәк”, - диде Рөстәм Галимов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/22/137187/

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры