Әстерханда татар балалары һәм яшүсмерләре өчен лидер мәктәбе уздырылган

24-26 март көннәрендә Әстерханда татар балалары өчен лидер мәктәбенең беренче этабы уздырылды. Аны “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте, “Идел” яшьләр үзәге һәм Әстерхан өлкәсенең Яшьләр эшләре буенча агентлыгы оештырды, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Дуслык” җитәкчесе Данил Хәлморатов.
“3 көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр — барлыгы 24 кеше, төрле өлкәдә уңышка ирешкән шәхесләр белән аралашты. Беренче көн уен рәвешендә, танышудан башланып китте. Аннан соң исә “Мин һәм минем этносым” дип аталган фикер алышу мәйданчыгы эшләде. Ул бердәм Россия милләтен формалаштыру, тынычлык һәм татулык урнаштыруга юнәлдерелгән иде. Көннең икенче яртысында исә мин аларга үзем ни рәвешле лидерлык сыйфатларын үстерү хакында сөйләдем”, - диде Данил Хәлморатов.
Икенче көнне балалар өлкәдә уңышлы юрист саналган һәм танылган компанияне җитәкләгән Наталья Шаповалова белән очрашкан, аның уңыш серенә төшенгән. Банк өлкәсендә уңышлы карьера ясаган Салих Насыйбулинов та уңышлы булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләгән.
Моннан тыш, лидер мәктәбе кысаларында, балаларга вакытларын ничек итеп дөрес бүлергә, конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга, PR һәм SMM өлкәсендә эшләргә өйрәткәннәр, тренинглар, мастер-класслар үткәргәннәр һәм лекцияләр укыганнар.
Лидер мәктәбендә катнашучыларга сертификат та тапшырылган.
 

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры