Бүген 8 татарстанлы “Татар егете -2017 “ милли проекты финалында чыгыш ясаячак

Татарстаннан 8 егет Чаллыда “Татар егете” милли проекты финалында көч сынашачак. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Сайлап алу турында егетләр “Милләтем-горурлыгым” темасына визит карточкасы әзерләде, татар халкы тарихын, мәдәниятен, сәнгатен һәм әдәбиятын белүләрен викторина сорауларына җавап биреп дәлилләде, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте.
 
Конкурсның соңгы этабына республиканың иң уңган-булган егетләре чыкты. Алар – Сарман районыннан - Айнур Корбиев һәм Вадим Кузьмин, Нурлаттан - Булат Мөлеков, Автошәһәрдән – Ринат Әскәров, Айнур Арсланов һәм Ранис Сафин, Казаннан – Алмаз Шириязданов һәм Әлмәттән - Ринат Гарифуллин.
 
Конкурс финалында егетләргә физик әзерлекләрен һәм иҗади осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.
 
“Татар егете-2017” конкурсының финалы иртәгә, 5 апрельдә була. Ул “Энергетик” мәдәният йортында 18 сәгаттьтә башлана.
 
 

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры