Ханты-Манси автономияле округында татар әдәбияты белән таныштылар

Ханты-Манси автономияле округында татар әдәбияты белән таныштылар

30 мартта “Милли әдәбият сәхифәләре” проекты кысаларында Ханты-Манси Дәүләт сәнгать музеенда “Күптөрле Югра” исемле әдәби кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Югра Ханты-Манси автономияле округында 120 дән артык милләт вәкиле яши. Әлеге халыкларның әдәбиятының һәркайсы - милли һәм дөнья әдәбияты казанышы булып санала. "Милли әдәбият сәхифәләре" н яктырту төрле халыкларның мәдәнияте һәм әдәбиятына багышланган әдәби кичәләр үткәрүне күздә тота.

Кичәдә катнашучылар татар әдәбияты һәм мәдәниятенең бай мирасы белән таныша алды. Биредә татар шигърияте, җырлары тәкъдим ителде. Татар һәм башкорт телләрендә бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре яңгырады, кичә милли бәйрәм Сабан туе күренешләре белән үрелеп барды.

Әдәби кичәнең кунаклары Сургут, Пойковский, Ханты-Мансийск кебек шәһәрләрдән килгән иде.

Барлык кунакларга һәм катнашучыларга 86 телдә чыгарылган “Антология “Күптөрле Югра” басмасы бүләк ителде. Ул 2014 ел ахырында нәшер ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/04/138056/

 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры