IV «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!

Иртәгә, ягъни 14 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Кремль урамы 2 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасының Милли музеенда «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Бәйгенең максаты – Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү, дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту.

Бу көн экскурсияләргә, мастер-класслар һәм рәссамнар белән очрашуларга бай булачак. Сезне татар халкының тарихына багышланган IV «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры