"Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе

"Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе
«Иделем акчарлагы» бәйгесе 17 ел дәвамында үткәрелә. Татарстан Республикасында яшь татар язучылары ( шагыйрьләре, проза, драма һәм балалар өчен язучылары) өчен бу беренче бәйге. Әлеге конкурс яшь язучыларны үстерде. Гран- при алучылар хәзерге көндә дә актив язалар, үз китапларын бастырып чыгаралар һәм ТР Язучылар берлегенең әгъзалары булып торалар.
Әлеге чараның максаты – яшь буын арасында сәләтле шагыйрьләрне, проза һәм драма язучыларын барлау һәм аларның иҗади үсүгә омтылышларына ярдәм итү өчен шартлар тудыру.
Бәйге 3 этаптан тора:
1 этап- бәйгене оештыручылар 14тән алып 30 га кадәр яшь язучыларның татар телендә 5 номинация буенча: проза, шигърият,драма һәм балалар әдәбияты эшләрен кабул итүе турында белдерәләр.
2 этап- сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү. Жюри составында: күренекле татар язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары, Татарстан Республикасының атказанган эшлеклеләре.
3 этап- әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өч көнлек иҗат мәктәбенә Казанда җыелалар.
Җиңүчеләрне соңгы көнне билгелиләр.
Бәйгене җиңүчеләре: Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин, Эльвира Һадиева, Ләйсән Фәтхетдинова, Фәнил Гыйляҗев, Лениза Вәлиева, Нурлан Ганиев, Чулпан Гөбәйдуллина, Алмаз Мансуров төрле бүләкләр ияләре һәм ТР Шагыйрьләр берлегенең әгъзалары булып торалар.
Ел саен бер үк исемдәге конкурсантларның иң яхшы эшләре кергән әдәби җыентык бастырыла.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры